16+

Паралимпиадада «көмеш» медаль алган Марта Зәйнуллинаның тренеры: «Ике тапкыр аздан гына медальсез калу аның канын кыздырган»

Түбән Кама кызы, Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында Россия җыелма командасында Татарстаннан бердәнбер булган спортчы Марта Зәйнуллина көмеш медаль яулады.

Түбән Кама кызы, Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында Россия җыелма командасында Татарстаннан бердәнбер булган спортчы Марта Зәйнуллина көмеш медаль яулады.

Чаңгычы кыз ун чакрым дистанциядә шәхси ярышта икенче булып килде. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секунд эчендә узды. Зәйнуллинаның быелгы Паралимпиадада беренче медале бу. Узган ярышларда “утырып” шуучы спортчылар арасында ул 12 һәм 6 чакрым аралыкларда дүртенче булып килгән иде. Күрәсең, ике тапкыр аздан гына медальсез калу спортчы кызның канын кыздырган. Нинди дә булса ярышта җиңү яулау өчен спортчыга тырышлык кына түгел, бераз усаллык, үз-үзеңне җиңә белү дә кирәк әле. Мартаның беренче тренеры, биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, паралимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Ирина Полякова сүзләренчә, анда бу сыйфатлар бар.

– Көмеш медаль яулаганын күрми калдым, ярыш вакыты безнең өчен уңайсыз бит. Ә менә узган ике ярышны аның белән бергә шөгыльләнгән барлык кешеләр бергә җыелышып карадык. Дүртенче урын алгач ачу чыкты инде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, спортчыга дүртенче урын алудан да яманрак нәрсә юк, – ди тренеры Мартаның Паралимпиададагы соңгы чыгышлары турында.

 Марта 1990 елның 30 июлендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Кечкенәдән малайлар арасында уйнап үсә. Абыйсы Марат белән дзюдога йөри. Башка кызлар көрәшергә куркып торганда, ул курыкмыйча егетләр белән келәмгә чыга. Язмыштыр инде, иреннәренә иннек сөртеп, күзләренә сөрмә салып башка кызлар кебек егетләр белән “свидание”ләргә йөри торган чагында, ул авырып хастаханәгә ята. Саркома дигән чир кызны бер аяксыз итә. Аннан соң дәваланулар, химия үтү, депрессия... Нәкъ менә тормышының шушы караңгы чорында Мартаны беренче тренеры Ирина Полякова таба.

– Протез заводында картотеканы актарганда Мартаны тәкъдим иттеләр миңа. Мин аңа шалтыраттым, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар дидем. Ул вакытта Марта әле X сыйныфта укый иде. “Минем әле укыйсым бар”, - дип баш тартты. “Укый да, бәби дә таба аласың, шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнә аласың!” – дип үгетләп карадым. Мин үзем дә ике аяксыз, интернатта үскән кыз. Спорт кияүгә чыгарга да, бәби алып кайтырга да, акча эшләргә дә комачау итмәде. Ләкин ул ризалык бирмәде. Аннан, мәктәпне тәмамлагач, мине үзе эзләп тапты. Дөресен әйтәм, аның белән эшли башлаган вакытларда, Марта Паралимпиадага кадәр барып җитәр дип уйламадым да. Ул әле аяклары сау вакытта да бер тапкыр да чаңгыга басып карамаган кеше иде. Фигурасы да туры килмәде, бераз тазарак иде. Беренче вакытларда бик авыр булды. Марта кечкенә бала кебек иде. Яңа туган балаларны да бит, елаудан башка берни белмәгән чакта, бер кеше дә шөгыльләнми. Ә үсеп тәпи йөри башлагач барысының да сөясе килә. Марта белән дә шулай булды. Атнасына өч тапкыр спорт залында шөгыльләндек, көн саен Аккош күлендәге урманда чаңгыга бастык. Трасса буйлап ун чакрым – Яшел Үзәнгә, ун чакрым кире Казанга таба йөри идек. 2013-2014 елларда үзен күрсәтә башлады ул, – ди тренеры Ирина Поликова.

2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алуга иреште. Бу җиңү җиңел гына бирелмәде аңа. Трассада Германия спортчысы кагыйдә бозып, аңа финишка өченче булып килеп җитәргә комачаулаган иде. Шул вакытта хөкемдарлар Германия спортчысын ярыштан төшереп, өченче урынны Мартага бирә. 2015 елда исә Зәйнуллина биатлон буенча дөнья чемпионы титулын яулый.

Беренче Паралипия уеннарыннан кайтканнан соң Марта: “Иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәскә, ешрак елмаерга! Авыл хәлдә калгач, спортны тормыш биргән мөмкинлек буларак кабул итәсең”, – дип, журналистларга үз кичерешләре турында сөйләгән иде. Соңгы дүрт елда ул Көньяк Кореяда уза торган менә шушы Паралимпиадага әзерләгән.

Марта кебек көчле рухлы кешеләр бүген алтын бәясенә тиң. Татарстан Республикасы физкультура-спорт буенча инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина сүзләренчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрне спорт белән шөгыльләндерү җиңелләрдән түгел.

– Дөресен әйтәм, безгә су буе чират тормыйлар! Марта шөгыльләнә башлаганда әле телефон, интернет кебек “уенчыклар” юк иде. Инвалидлар теләсә-теләмәсә дә үзен күрсәтү өчен спорт белән шөгыльләнде. Ә хәзер теләүчеләр бик аз. Гәрчә, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы спорт белән шөгыльләнәсе килгәннәргә һәрьяктан ярдәм итсә дә, – диде Фәридә Сафиуллина.
Ирина Полякова да инвалидларны спорт белән шөгыльләнергә өндәп үзе йөри.          
– Теләк белдерүчеләр бик аз. Татарстанда спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Аның өчен диваннан торып ни дә булса эшли башларга гына кирәк! – диде Паралимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading