16+

Авылларда печәнгә төштеләр

Кояшлы, эссе, матур җәйге көннәр җитте. Шуның белән бергә авыл халкының мәшәкате тагын да артты. Сараенда терлеге булганнар бу көннәрдә тулы куәтенә печән әзерләргә кереште, бакчаларында бәрәңге үстерүчеләр чүп утый, төпләрен өя, корткычлар белән көрәшә, тиздән, кызыктырып, җиләк-җимешләр дә өлгерә башлаячак. Аларын да җыеп урнаштырасы булыр, Аллаһы боерса. Кайбер районнардан «бакча, каен җиләкләре пешкән» дигән хәбәрләр ала башладык инде.

Авылларда печәнгә төштеләр

Кояшлы, эссе, матур җәйге көннәр җитте. Шуның белән бергә авыл халкының мәшәкате тагын да артты. Сараенда терлеге булганнар бу көннәрдә тулы куәтенә печән әзерләргә кереште, бакчаларында бәрәңге үстерүчеләр чүп утый, төпләрен өя, корткычлар белән көрәшә, тиздән, кызыктырып, җиләк-җимешләр дә өлгерә башлаячак. Аларын да җыеп урнаштырасы булыр, Аллаһы боерса. Кайбер районнардан «бакча, каен җиләкләре пешкән» дигән хәбәрләр ала башладык инде.

Шулай да тавык та чүпләп бетерә алмас төсле тоелган әлеге эшләр арасында иң мәшәкатьлесе, миңа калса, печән әзерләү. Терлегеңә җитәрлек күләмдә печән әзерләү хәстәрен күреп бетергәнче, күңел тыныч булмый бит ул. Бу көннәрдә, гадәттә, авылда үзенә генә бертөрле хуш ис тарала, башка вакытларда урамнарда ара-тирә генә күренгәләгән транспорт чаралары да тыз-быз килеп чабыша башлый. Әти-­әниләренә булышырга дип, шәһәрдән балалар, оныклар кайта. Хәер, печән әзерләү елдан-ел җиңеләя үзе. Элеккеге кебек, кулга чалгы тотып печән чабучылар юктыр инде ул. булса да, бик сирәктер. Ә без мәктәптә укыган елларда авылыбызда сарай тутырып малын асраган, шуларга җитәрлек печәнне җәй озынына кул белән чабып, аларны ат арбасы белән ташыган берничә агай бар иде әле.

«ВКонтакте»дагы сәхифәбездә дә укучыбыз Резидә Денисова бу темага кагылышлы моңсу хатирәсе белән уртак­лашкан.

– Әткәй исән чакта җан чыга иде печән әзерләп. Ул болында төн кунып, ашамый-эчми, 30 градуслы эсседә печән чаба иде. Ни рәхәте булгандыр инде шуның? Әткәй, мәрхүм, бер рәхәт тә күрмичә үлеп китте. Чалгы белән печән чабулары бик авыр хезмәт бит. Аның өстендәге күлмәге тир белән юешләнеп бетәр иде. Шуларны уйласам гына да елыйсым килә. Шулай газап чикмичә дә яшәп була икән бит, нигә авыл халкы шулкадәр азаплана икән, – дигән ул.

Хәзер кулыңда транспортың (чапкыч тракторың) булса, күпкә җиңелрәк шул. Ә үзләрендә булмаганнар, акча биреп, кешедән чаптыра.

Әтнә районының Ары авылында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадимов әйтүенчә, алар печәнне бер атна элек әзерли башлаганнар.

– Быел печән белән бик мактанып булмый: юкарак. Ләкин көннәр үлән киптерер өчен шәп булды. Печәнне кем ничек булдыра – шулай әзерли. Кемдер кул чапкычы белән чаба, кайсыларыдыр тракторлар белән чаптыра. Чалгыларны да ташлап бетереп булмый әле, чөнки бензин бәяләре артып тора, безнең ише авыл агайларына авырракка туры килә. Мал күп асрамагач, печәнне сатып алган юк. Бер сыерыбыз, суярга бер үгезебез, куяннарыбыз бар, – диде ул.

Түбән Кама районында яшәүче Гөлнара Фәсхетдинова әйтүенчә, бакчадагы люцерна яхшы үскән. Яңгыр булмагач, болындагы печән ул якларда да биек һәм куе түгел икән.

Азнакай, Актаныш, Мөслим кебек республиканың көнчыгыш районнарында печән әзерләргә шушы бер-ике көндә генә керешүчеләр дә, инде шактый печән әзерләүчеләр дә бар. Әлмәт якларында да әле печәнгә төшмәгән хуҗалыклар бар икән.

Азнакай районының Митрәй авылында яшәүче Рау­шания һәм Рөстәм Әхмәдишиннар гаиләсенең терлекләре ишле. Дүрт сыерлары, таналары, үгезләре, бозаулары бар. Быел әле бер сыерлары ике үгез бозау китергән икән. Шуңа күрә печән бик күп кирәк, ди алар.

– Печәнне Сабантуйларга кадәр әзерли башлаган идек инде. Малларыбыз бик күп булгач, печән дә шактый кирәк. Күп булса, мулдан тотабыз. Көннәр бик кызу булса да, акрынлап-акрынлап әзерлибез. Тау итәкләреннән дә, бакча якларыннан да, күршеләрнең чабылмаган җирләрен дә чабып алабыз. Берсен дә әрәм итмәскә тырышабыз, – ди Раушания Әхмәдишина. – Элек печәнне кул белән чаба идек, хәзер – трактор белән. Урманнарга да менеп чаба идек. Анысын аерым әзерләп, яшь бозауларга ашата идек. Быел печәннең беренче каты бик әйбәт булды. Икенче каты алай ук булмас төсле, чөнки яңгырлар юк. Чабып алып та кайттык, түкләргә дә төрдердек. Әлегә ун түк әзерләдек. Тагын кирәк әле. Ел саен кышка бер-ике зур сәндерәдән тыш, тагын 20-30 түк печән кирәк. Башта түкләрне тотабыз, ә язга таба сәндерәне бушата башлыйбыз. Түкләр җитәрлек булса, анысы калып торырга да мөмкин. Сатып алмыйча, үз көчебез белән әзерләргә тырышабыз. Читтән сатып алган очракта, иң зур түкнең бәясе – 1500-1600 сум. Уртачаны 800 сумга саталар.

Ә менә арчалылар, балтачлылар, әтнәлеләр эшне гадәттә иң алдан башлый торганнар иде дип, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовка шалтыратып, аларның да хәлен белешеп алдык. Аның әйтүенчә, районда 27 мең гектар мәйданда печән үсә. Бүген шуның 8 мең гектары чабылган.

– Шуннан 1300 тонна пе­чән әзерләдек. Гомумән алганда, ике чабылышта 25 мең тонна печән кирәк. Бездә яңгырлар начар булмады. Вакытында яуды. Соңгы берничә көндә эссе булгач, печән дә яхшы кибә, эш тә әйбәт бара. 25 июньгә кадәр печәннең каротинга бай чагы. Шуңа күрә беренче чабылышны шул вакытка кадәр тәмамлау бурычы куелган иде, ләкин көннәр шулай яхшы торса, бер атнада печәннең бер катын чабып бетерербез дип уйлыйм. Быел, узган елга караганда, сигез көнгә соңрак башладык. Ул көннәрне үләннәр юка иде. 15 июньнән яңгырлар туктагач, печән күзгә күренеп калынайды, масса бар. Кайбер хуҗалыклар сенаж әзерли башлады. Халыкка исә печәнне беренче каттан таратачаклар. Алар әлегә бакча башларындагы печәнне чабу белән мәшгуль. Әлегә бер түкнең бәясе билгеле түгел. Гадәттә, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан тәкъдим ителгән бәя куела. Бик нык чаптырып та атырга ярамый, чөнки рулонга төреп, эшләп тә барыр­га кирәк бит. Артыгын ятса, сыйфатын югалта. Шуңа күрә хуҗалыклар, үзләренең мөмкинчелекләренә карап, 200-500 гектар чаба, – диде Ренат Гатиятов.       

Бәрәңге корты белән көрәш
Беренчесе – печән әзерләү булса, икенчесе – ул, әлбәттә, бакча мәшәкатьләре. Майда ук утыртылса да, тишелеп чыга алмый яткан бәрәңгеләр дә көннәр җылыткач, ­ниһаять, борын җибәрде. Тик алар юнь­ләп үсеп китәргә дә өлгермәде, яфракларына колорадо корты зыян сала башлады.

– Әлегә корты үзе күренми, иртәрәк дип уйлыйм, ләкин шулай да кайбер яфракларда күкәйләре күзгә чалына башлады инде. Агулыйсы булачак. Кайбер кешеләр бәрәңгене агулап утырта бит, без алай эшләмибез, чөнки зыяны юк дисәләр дә, мин аны исерек хатыннан туган бала белән чагыштырам, – диде Фидаил Кадимов.

Ә менә Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лениза Мостафина бакчаларында колорадо кортының күп булуыннан зарланды. «Быел аеруча да күп шикелле. Без кортларга каршы дару сиптермибез, ә җәй буе кул белән җыябыз», – диде.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко «ШК» хәбәрчесенә әйтүенчә, колорадо корты – безнең зонада үсә торган бәрәңгеләргә төп зарар салучы. Беренче тапкыр әлеге корткычны Татарстанда 1972 елда ачыклаганнар икән.    

Белгеч сүзләренә караганда, безнең республикада кортлар туфракта 15-30 см тирәнлектә кышлый. Быел яз салкын килү сәбәпле, колорадо коңгызы туфрак өстенә бер атнага соңрак – майның икенче декадасында чыкты.

– Май ахыры-июнь башы салкын булды. Июньнең беренче яртысы гадәттәгедән 4-5 градуска суыграк иде. Шуңа күрә бәрәңгеләр дә тишелә алмыйча ятты. Бәрәңге тишелеп чыкканчы, колорадо коңгызы бернинди ризыксыз айдан артык яши ала. Ә быел «икенче икмәк» кортлар туфрак өстенә чыккач бер айдан соң тишелде. Хәзерге вакытта кортларның күкәй сала торган чагы. Якынча бер атнадан соң яки алданрак личинка чыга. Мондый эссе һава торышы – кортлар тизрәк чыксын өчен менә дигән вакыт, – ди Елена Прищепенко.

Белгеч әйтүенчә, Татарстанда ана кортлар гомер буена 300-800 йомырка сала. кортлар һәм аларның личинкалары бик күп ашаучан. Алар бәрәңге яфрагын һәм сабагын көнен дә, төнен дә ашый. Шулай да төнлә аппетитлары аеруча нык ачыла икән. Үскән вакытта бер личинка якынча ун яфрак ашаса, зур кортка 40 яфрак кирәк. Әгәр алар белән вакытында көрәшмәсәң, уңышның 70-80 процентын юк итәргә мөмкиннәр икән. Шуңа күрә кортлар белән тиз арада һәм вакытында көрәшергә кирәк.

Иң яхшысы, әлбәттә, сә­ламәт ризык ашау. Шуңа күрә, бакчагыз зур булмаса, кортларны кул белән җыярга да мөмкин. Әгәр инде бәрәңге мәйданы зур икән, колорадо коңгызына каршы биологик препаратлар кулланырга кирәк. Аны кортларның личинкалары күренә башлауга юк итү ягын карасагыз яхшы. Бүгенге көндә Битоксибациллин, Бацикол дигән биологик препаратлар куллану отышлы. Моннан тыш, Карате Зеон, Конфидор Экстра, Актара дигән химик препаратларны да кулланырга мөмкин. Агуларны алты-сигез көн аерма белән сиптерергә кирәк, – дип, киңәшләрен бирде Елена Прищепенко.

Моннан тыш, һәвәскәр бакчачылар, кортларга каршы известь төнәтмәсе дә файдаланырга мөмкин, дип киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading