Шәһри Казан

Пенсия кемгә ничек артачак?

Укучыларыбыз сорауларына Вахитов районында пенсияне исәпләү,  билгеләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Мәрдиева һәм белгеч, матбугат үзәге җитәкчесе Галина Габдрәшитова җавап бирде. 

Пенсия алты ел буе артачак

– Армиядә хезмәт иткән кешеләргә пенсия арта дип ишеттем. Бу дөресме икән? 

Фарвис Яруллин, Кама Тамагы. 

– Армиядә хезмәт иткән еллар стажга керә һәм пенсияне билгеләгәндә, исәпкә алына. Бер ел хезмәт иткән өчен 1,8 балл өстәлә. Билгеле булганча, пенсиянең күләме стажга һәм балларга бәйле. Димәк, балларыгыз суммасы пенсия күләменә дә тәэсир итә. Быел бер балл суммасы – 87,24 сум. 

– Минем әтием 1960 елгы. Ул кайчан пенсиягә чыгачак? Әти гомер буе авыл хуҗалыгында тракторда эшләде. 

Исемем редакция өчен генә. 

– Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә әтиегез 1960 елның беренче яртыеллыгында туган булса, ул 2021 елның икенче яртыеллыгында пенсиягә чыга ала. Әгәр 1960 елның икенче яртыеллыгында туган икән, ул вакытта 2022 елның беренче яртыеллыгында пенсиягә чыгачак. Әгәр дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артыграк эшләсә, аның пенсиясенә фиксацияләнгән өлешнең 25 проценты кушылачак.

– Кызым 1966 елгы. Ул пенсиягә кайчан чыгачак? Аңа биш ел эшләргә туры киләчәкме? 

Әлфия Хәсәнова, Кама Тамагы.

– Пенсиягә чыгу яше акрынлап арттырылып, 2024 елда хатын-кызлар – 60 яшьтән, ир-атлар 65 яшьтән лаеклы ялга китә алачак. 1966 елгы кызыгыз исә 58 яшендә пенсиягә чыга алачак. 

– Ноябрь аенда инвалидлык алдым. Федераль ташламага ия кеше буларак, миңа социаль хезмәтләр җыелмасы бирелә.Тик анда тәкъдим ителә торган дарулар миңа кирәк түгел. Бу дарулардан баш тарту өчен бары октябрь аенда гына гариза тапшырырга була икән. Мин өлгермәдем, чөнки инвалидлыкны да октябрь ае узгач кына алдым бит. Миңа нишләргә? Ай саен 1075 сум акчамны югалтып барам дигән сүз, пенсиям дә 6 мең генә. 

Исемем редакция өчен генә.

– Инвалидлык группасы бирелүгә федераль ташламага ия буларак кешегә социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы һәм айлык акчалата түләү билгеләнә. Бу очракта кешенең сайлау мөмкинлеге бар: йә ул социаль хезмәтләр җыелмасын сайлый, йә акча ала. Чынлап та дарулардан баш тартасыз икән, гаризаны 1 октябрьдән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Кызганыч, әмма, закон нигезендә, башка кагыйдәләр каралмаган. Ай саен акча югалтам дию дөрес үк түгелдер, чөнки бүген кирәкмәгән даруларның кинәт кирәге чыгуы бар. Сатып ала башласаң, бу шактый кыйммәткә чыгачак. Сүз уңаеннан, 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасы суммасы 1121 сум 42 тиенне тәшкил итә. Аның 863,75 сумы – даруларга, 113,62 сумы – шифаханәдә дәвалану өчен, 124, 05 сумы дәвалану урынына транспортта бушлай барып кайту өчен бирелә.

– Мин – II группа инвалид. 1 февральдән пенсия артачак дип ишеттем. Имеш, 2073 сум тирәсе өстәлеп киләчәк. Бу дөресме? 

Үзбәк Сабиров, Казан.

– Пенсия арту турында сүз бармый, 1 февральдән инвалидларга бердәм айлык түләүләр( ЕДВ) 4,3 процентка артты. Шул рәвешле февральдән II группа инвалидларга тиешле бердәм айлык түләү суммасы 2701,62 сумны тәшкил итәчәк. Моңа социаль хезмәтләр җыелмасы суммасы да кергән. 

Реклама

– Пенсия алты ел буе бер мең сумга артачак, диләр? 

Сания Җиһаншина, Яшел Үзән. 

– 530нчы Федераль закон буенча, 2019-2024 елларга кадәр гарантияле төстә, ел саен пенсия артачак. Индексация процентлары да билгеле. Шунысы бар; индексация һәр кешенең пенсия суммасына бәйле рәвештә төрлечә арта. Әйтик, 15 мең пенсия алучы кеше 2020 елда индексациядән соң 990 сумга күбрәк алачак, ә пенсиясе 10 мең сум булган пенсионерларның акчалары 660 сумга артачак. 

– Пенсионер вафатыннан соң якыннарына акча бирелә дип ишеттек. Ул һәр пенсионерга тиешме? 

Зәлия Сафиуллина, Кайбыч. 

– Эшләмәүче пенсионер вафат булганнаң соң аны җирләү чыгымнары өчен Пенсия фондыннан пособие (пособие на погребение) каралган. 1 февральдән ул 4,3 процентка артты, хәзер 5946 сум 46 тиенне тәшкил итә. Моның өчен вафат булган пенсионерны соңгы юлга озаткан якыннары, туганнары пенсия бүлегенә үлү турындагы таныклык һәм пенсионерның вафаты турында белешмә алып килергә тиеш. Ул документны ЗАГС органнары бирә. Бу пособиене документларны тапшыруга бирәләр, шулай ук алты ай эчендә дә алырга була. 

– Пенсияне почтальон өләшә. Беркөнне акчаны биреп чыгып китте дә ахырдан: «10 мең артык биргәнмен икән», – дип кире керде. Акча миндә түгел иде, аңлаштык, шулай да хезмәткәргә карата шик уянды. Хәзер пенсиямне банк картасына күчерәсем килә. Моның өчен нишләргә? 

Исемем редакция өчен генә. 

– Беренче чиратта, банкка мөрәҗәгать итәргә, анда исәп счеты ачтырырга һәм карточка алырга кирәк булачак. Банктан бирелгән исәп счеты номерын пенсия ала торган бүлекнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә тапшырырга кирәк. Моны гражданның шәхси кабинеты аша да эшләп була. «Пенсияне китерү турында гариза» дигән сервисны ачасыз да электрон рәвештә гариза юллыйсыз. Икенче айдан пенсия картага күчәчәк. 

– Медицина хезмәткәрләре «выслуга лет» белән иртәрәк пенсиягә чыга ала. Аларның бер ел эш стажы ничә елга тиң? Стажны исәпләгәндә, нинди документларны исәпкә алалар? 

Люция Абдрахманова, Казан. 

– «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль закон нигезендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр билгеле бер эш стажы җыйганнан соң, картлык буенча пенсиягә вакытыннан алда китәргә хаклы.

Кайсы вазифага стажны нинди кагыйдәләр буенча исәпләргә икәне Россия хөкүмәте карары белән расланган. Хастаханәләрдә хирургия өлкәсендә, палаталарда, бүлекләрдә, реанимация-анестезиология бригадаларында, патолого-анатомия бүлекләрендә эшләүчеләрнең бер ел эш стажы 1,6 ел булып исәпләнә. Стажны исәпләгәндә штат расписаниесенә, башкарган вазифага, операцияләр журналындагы мәгълүматларга нигезләнәләр. 

– Танышым бюджет оешмасында эшләде. Пенсиягә чыкканда, җитәкчесенең Пенсия фондына хезмәткәре өчен биш ел буе акча күчереп бармавы ачыкланды. Хәзер үзем дә куркып куйдым. Пенсия фондына акча күчереләме-юкмы икәнен кайдан белергә була? Бу хактагы белешмәне кемнән алырга? 

Л.Солтанова, Казан.

– Үзеңнең лицевой счетыңны һәрчак тикшереп торырга кирәк. Моны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша эшләргә була. Әгәр ниндидер шикле нәрсә күрсәгез, барысын да эш бирүчедән ачыклый аласыз. Гражданның шәхси кабинетындагы барлык мәгълүмат та эш бирүчеләр җибәргән документлар нигезендә теркәлә. 2002 елга кадәр стаж һәм пенсия бүлегенә күчерелгән иминият кертемнәре турындагы мәгълүматны алу өчен, эш бирүчегә язмача гариза юлларга кирәк. Гаризада телефоныгызны, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз, аны почта аша җибәрергә, җитәкченең кулына да бирергә була. Закон нигезендә, эш бирүче кимендә өч эш көне эчендә сез сораган документларның күчерелмәсен бирергә тиеш. Аннары бу документларны теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә китерергә кирәк.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: