Мәликә әби түрдәге өстәлгә җәеп салган Һәфтияк шәриф, мөселман календарьлары арасыннан әнисеннән калган чүпрәк тышлы китапны алды да күзләрен кыса-кыса укырга маташты.
Аннары кинәт туктады, берара онытылып, оеп торды. Айнып китеп як-ягына карангалап алды да бот чабып ахылдап куйды:
– Әй Аллам! Гарифҗаным эштән кайтыр вакыт җиткән ләбаса, ә мин җәелеп утырам. Бу малайлары кая китте икән инде тагын? Тукта, ипием бармы соң әле минем? Ипием юк бит! И-и, баш куйсам да өлгерми инде хәзер. Оны бармы әле аның?
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә ишеккә таба атлады.
– И-и, тити баш! Кибеткә ипи кайтарырга тиешләр иде бит. Йөгерим тизрәк. Чираттыр инде тагын. Титаклый-титаклый килеп, элгечтән кышкы пәлтәсен алып киде.
Көн дә берүк хәрәкәткә ияләнгән куллар ишек катында торган таякка үрелде. Дул-дул атлап кибеткә ашыкты Мәликә әби. Кызыл кирпечтән салынган кибет урамның икенче башында гына, кулыңны маңгаеңа куеп текәлебрәк карасаң, кергән-чыккан кешене дә күреп алып була.
Каршысына килгән ике хатынның яшьрәге килә-килешли сүз катты:
– Нихәл, әнкәй? Кибеткә барышыңмы?
Мәликә әби, аптырап, үзенә “әнкәй” диючегә карады, ялгышты бугай дип уйлап куйды. Әнкәй булырга, өч малае да мәктәп яшендә генә әле, нинди әнкәй булсын ул.
– Э-э-э... Ие, ипигә дип ашыга ием шул. Сине кем дип әйтим соң, туганым? Танып бетермим.
– Киленең мин, әнкәй. Оныттыңмыни тагын?
Мәликә әби, төсләре уңган күзләрен челт-челт йомгалап алды, ни дияргә белмәде.
– Ярар, әнкәй, юлны беләсең. Мин кайта торам, чәй куярмын, син дә туры гына кайт, яме.
– Мин дә ашыга ием шул, Гарифҗаным эштән кайта хәзер, ипием бетеп киткән...
Ул, ашыккан сыман бөтен гәүдәсе белән алга таба ыргылса да, адымнары вак һәм хәлсез иде.
– И бичаракаем, һаман ипигә дип йөримени әле Мәликә апа? – диде килен белән кайтучы хатын.
– Йөри инде. Көн дә ике ипи күтәреп кайта. Аның бит әле хәзер мал-туары да юк. Кайсын киптерәм, кайсын туңдырырга куям, кайсын – тавыкларга. Балалар да, кайтса, айга бер кайта, ике кешегә күпме генә кирәк инде ул ипи. Ай ахырында кибетчегә барып, акчасын түләп кайтам. Ничек кирәкми дип әйтәсең инде аңа? Әйтсәң дә оныта.
– Ипигә тилмереп үскән буын...
– Телендә һаман шул. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, ди. Әтиләре сугыштан кайтмаган, эреле-ваклы биш бала белән калган әнкәсенең күргәннәре... Сөйләсәң сөйләп бетерерлек түгел.
Хатыннар сөйләшә-сөйләшә юлларын дәвам итте.
...Мәликә әби кибеткә керде.
– Балам, кеше бер дә күренми. Ипи бетеп киттеме әллә, Ходаем? – дип кибетче кызга текәлде.
– Бар ипи, Мәликә әби, сиңа дигәнен яшереп куям мин аның, – дип елмайды кыз. – Син бер дә борчылма.
– И рәхмәт төшкере бала! Аяк-кулларың сызлаусыз булсын. Гарифҗаным кайткан җиргә ипием юк дип котым очты бит. Аның бит малайларының да үсә торган чагы әле, уралар гына ипине. Әйдә, бир дә, тизрәк кайтыйм әле. Акчасын теге яшел тышлы кенәгәңә язып куярсың, яме, балам. Калхуз акча бирүгә, кертә чыгармын.
Әби пакетка салган ике ипине кулына алды, күкрәгенә кысты, тирән итеп сулыш алды. Аннары җитез генә дул-дул атлап кайтыр юлга кузгалды.
Кибетче кыз яшел тышлы кенәгәгә “Мәликә әби” дип язган биткә тагын ике ипине өстәп куйды. Баштагы мәлләрдә аны озаткан саен күзләренә яшьләр тула иде кызның. Ире Гарифҗанын җирләгәнгә дә ярты гасыр, инде олы улын җирләгәнгә дә ун елдан артык иде. Туксан бишен тутырганнан соң Мәликә әбинең зиһене чуала башлады...
– Аллага шөкер, өлгердем. Ипиле аш ипиле аш инде ул. – Әбинең җыерчыклы йөзенә балаларча самим елмаю кунган иде. – Әзрәк бәрәңге дә кырып салырмын. Кичә кырдан җыеп кайткан бәрәңгенең өчесе калган иде әле. Аннары балтырганы өлгерер. Яшибез әле болай булса, Алла теләсә! Аннары әтиләр дә кайтыр. Аннары җиңеләер...
Лилия Фәттахова.
Комментарийлар