16+

«Перәннек»кә риза булмасаң, мә сиңа «чыбыркы»

Казанлылар 1 500 000 000 сумлык бурыч җыйган

«Перәннек»кә риза булмасаң, мә сиңа «чыбыркы»

Казанлылар 1 500 000 000 сумлык бурыч җыйган

Әлеге дә баягы, шул бер каен таягы дигәндәй, казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә атлыгып тормавы шәһәр җитәкчелеген кабат борчуга салды. ТКХ өчен ярты елдан да күбрәк түләмәүчеләрнең бурычы 1,5 миллиард (!) сумга җиткән. Чагыштыру өчен: бу акчага өр‑яңа бер мең лифт сатып алырга мөмкин булыр иде (Казанда барлыгы 5 мең лифт). Кайбер кешеләр хәтта 400‑500 мең сумлык бурыч җыеп ята икән.

Хезмәтләр өчен акча түләргә теләмәгән ваемсыз казанлылар туган шәһәрләренә бик күп кыенлык тудыра. Әйтик, шуның аркасында биналарны, җылылык челтәрләрен, электр белән газ үткәргечләрен төзекләндерә, лифтларны вакытында алыштыра алмыйлар. Казан торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, хезмәт күрсәтүче оешмалар алдында 772,8 миллион сумлык бурыч җыелган. Бүгенгә «Энергосбыт» - 180,7 миллион сум, «Казэнерго» - 55,4 миллион сум, «Теплосбыт» белән «Генерирующая компания» - 215,1 миллион сум, «Водоканал» - 155,1 миллион сум әҗәтләрен кайтаруларын көтеп ята. Идарәче оешмаларның коммерция хезмәтеннән кергән акчасы да югарыда телгә алынган оешмаларга бурыч кайтаруга китеп бетә.

Баксаң, әҗәтлеләрнең күбесе хәлле кешеләр икән. Ләкин андыйлар тәүбәгә тиз килә, ди. Түләмәүчеләрнең 10 проценты - эчүчелеккә сабышучылар, психотроп матдәләр кулланучылар, тагын 10‑15 проценты - аз тәэмин ителгән гражданнар. Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булмау аркасында түләмәүчеләр дә очрый. «Кара исемлек»не юридик оешмалар да тулыландыра.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, түләмәүчеләрне кисәтеп тә, җәза белән дә әллә ни куркытып булмый.

«Чыбыркы» белән беррәттән закон тарафыннан «перәннек» принцибы да каралган. Әйтик, кайбер төр гражданнарга, ТКХ өчен бурычлары булмаган очракта, ташлама белән субсидияләр каралган. Ташламага Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларга тиңләштерелгән гражданнар һәм ТКХ өчен түләү гаилә кеременең 21 процентыннан артып киткән аз тәэмин ителгән гражданнар ия. «Кара исемлек»тәгеләр белән бурычны өлешләп түләү турында килешү төзелә. Моның өчен социаль яклау органнарына яки исәп‑хисап үзәкләренә гариза белән барырга кирәк.

Казан мэры Илсур Метшин да, бурычларны вакытында капламау өсте-өстенә проблемалар китереп чыгара, ди. Мисал өчен, ТКХ тармагында эшләүчеләр хезмәт хакын вакытында алмаска мөмкин. Инде санаулы көннәрдән Яңа ел җитә. Билгеле, аны гаиләң белән күңелле генә каршылау өчен акча кирәк. Шуңа да барлык тармакларда хезмәт күрсәтүчеләрне эш хакыннан коры калдырмас өчен, барлык бурычларыбызны да вакытында түләп куйыйк.

Ә сез торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түлисезме?
Ания Камалова, пешекче:
- Хезмәт хакын алуга, беренче эшебез - коммуналь хезмәтләргә түләү. Икенче айга калдырсак, түләү авыр булачак, чөнки коммуналь хезмәтләргә айлык эш хакым китә. Шуны түләү өчен генә эшлим булып чыга инде.

Альбина Ямалиева, корректор:
- Коммуналь хезмәтләргә ай саен соңга калмыйча түлибез. Шулай гадәтләнгән инде. Түләми калсаң, өстә бурыч тора, ә бу исә тынгылык бирми. Калса да, барыбер үзебезгә түләргә бит.

Мәдинә Каюмова, укытучы:
- Мин, гадәттә, ике ай саен түлим. Почта, банк бүлекчәләрендә ай саен чират торасы килмәгәнгә инде. Кайберәүләр интернет аша яисә банкоматта түлә, диләр. Банкоматта да мин кергәндә гел чират, ә интернет аша түләргә шикләнәм.

Фото: mn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading