16+

Планнар расланды

Быел көз көне республиканы мөһим вакыйга көтә: билгеле булганча, 14 сентябрьдә V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Шул уңайдан, ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чараларының календарь планын расладылар.

Планнар расланды

Быел көз көне республиканы мөһим вакыйга көтә: билгеле булганча, 14 сентябрьдә V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Шул уңайдан, ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек һәм аны уздыру чараларының календарь планын расладылар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькованың әйтүе буенча, сайлау кампаниясе рәсми рәвештә ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайлаулар билгеләнгәннән соң старт ала. Тиешле карарны парламент 5-15 июньдә кабул итәргә тиеш. Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү сайлаулар турында рәсми рәвештә игълан ителгән көннең алдагы көнендә башлана, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Кандидатларны, кандидатларның республика исемлеген теркәү өчен документлар 30 июньнән иртәрәк һәм 30 июльдә сәгать 18.00дән соңрак бирелә алмый. Бер мандатлы сайлау округларында тәкъдим ителгән кандидатлар кирәкле документларны округ сайлау комиссияләренә тапшыра, кандидатларның исемлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан теркәлә. Кандидатны, республика исемлеген теркәү турында карар кабул ителү теркәү өчен кирәкле документларны кабул итү көненнән алып 10 көн дәвамында башкарыла.
Кандидатлар, үз кандидатураларын тәкъдим иткәннән соң, сайлау алды агитациясе белән шөгыльләнә ала, ләкин массакүләм мәгълүмат чараларында агитация тавыш бирү башланганчы 28 көн алдан, ягъни 16 августта башланачак. Агитация 2014 елның 13 сентябрендә төнге 12дә тәмамлана.
Вакытыннан алда тавыш бирүләр дә булачак. Ул территориаль сайлау участокларында 3-9 сентябрь көннәрендә, участок сайлау комиссияләрендә 10-13 сентябрьдә узачак.
Сайлауларда тавыш бирү 14 сентябрьдә сәгать 07.00дән 20.00гә кадәр узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading