16+

Портал аша бизнеска юл

Республикабызның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен яңа мәгълүмати ресурс эшли башлады.

Портал аша бизнеска юл

Республикабызның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен яңа мәгълүмати ресурс эшли башлады.

Портал ярдәмендә үз товарларынны сатып алучыга тәкъдим итә аласың. Шулай ук биредә бүгенге көндә ихтыяҗ тудырган продукция турында мәгълүмат алырга да мөмкин.

Дәүләт бизнеска эшмәкәрләргә ташламалар һәм преференцияләр бирү (аренда, челтәрләргә тоташу, салым ташламалары, грантлар) һәм заказ бирүче тарафыннан көйләнгән сатып алуларда катнашу мөмкинлеге тудыру белән ярдәм итә ала. Республика эшмәкәрләре еш кына заказ бирүче тарафыннан көйләнгән сатып алулар турында мәгълүмат аз дип зарлана килделәр. Ихтыяҗ булган продукция турында белеп тору өчен бик күп ресурсларны мониторингларга кирәк булган - бу исә бик күп вакытны ала торган процесс икән. Ниһаять, яңа ресурс ярдәмендә кече һәм урта бизнес вәкилләре гомумроссия рәсми сайтларында урнаштырылган мәгълүмат белән бер ресурс аша танышып бара алачак. Татарстан икътисад министры Артем Здунов сүзләренчә, портал беренче чиратта эшмәкәрләр өчен аңлаешлы. Бу үзенә күрә интерактив мәйдан - бер үк вакытта кече һәр урта бизнес субъектлары эре заказ бирүчеләргә кирәкле төп товар һәм хезмәтләрне күрә ала, заказ бирүчеләргә тәкъдимнәр белән танышып бару мөмкинлеге тудырыла.

- Ресурс бик уңайлы. Элек кулланылган ресурсларга без инде ияләшкән идек. Бу портал белән эш итүдә дә кыенлыклар тумаячак. Моннан кала бу былтыргы хөкүмәт карарын тормышка ашыру инструменты. Белүебезчә, агымдагы елның 1 июленнән барлык төп дәүләт корпорацияләре 18 процент хезмәтләрне кече һәм урта бизнес субъектларыннан сатып алырга тиеш. Портал бу процессны да мониторингларга ярдәм итәчәк, - ди Артем Здунов. Яңа портал беренче чиратта, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән. Әлегә ресурс тулысынча әзер түгел. Сайтның дизайны якын арада тулысынча эшләп бетереләчәк. Шулай ук порталны эшмәкәрләр өчен кирәкле документлар белән тулыландыру да күздә тотыла. Әлеге ресурс хезмәтләреннән файдалану бушлай булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading