16+

Президент академиясенең җәйге кампусы Татарстанга талантлы яшьләрне җәлеп итә

Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде.

Президент академиясенең җәйге кампусы Татарстанга талантлы яшьләрне җәлеп итә

Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде.

Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Студентларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.

Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның Иннополис шәһәре ачылуы белән бик әһәмиятле ел булуын искәртте.

- Президент академиясенең җәйге кампусы Татарстанга талантлы яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге тудыра. Бу бик җитди мәйданчык, куәтле планнарыбыз да бар. Ышанам: якын киләчәктә бу шәһәрчек шәп IT-үзәк булачак. Биредә бары тик сезнең кебек акыл ияләре генә җитми, шуңа күрә Иннополиска рәхим итегез, - диде Татарстан лидеры студентларга.

"Россия Саклык банкы" президенты, идарә рәисе Герман Греф IT өлкәсендә алдынгы булган башка төбәкләр дә булуын, әмма Иннополисның нәкъ менә Татарстанда булырга тиешлеге дөрес корылган гамәл икәнен ассызыклады.

- Монда көндәшлеккә сәләтле хөкүмәт бар, биредә идеяләрне чынга ашыра беләләр, - дип белдерде Греф.

Тантаналы чарадан соң, форум "Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше" темасына дискуссия белән дәвам итте.

Фотолар: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading