16+

Президент Рөстәм Миңнеханов: «Без көчле Россия һәм көчле Татарстан яклы. Без барыбыз да киләчәк өчен тавыш бирдек»

Бүген “Казан-Арена” янында зур бәйрәм программасы булды. Анда “Мин тавыш бирдем” беләзеге белән сайлауда катнашкан һәркем бушлай керә алды.

Бүген “Казан-Арена” янында зур бәйрәм программасы булды. Анда “Мин тавыш бирдем” беләзеге белән сайлауда катнашкан һәркем бушлай керә алды.

Һава торышы бозылып торуга карамастан, “Казан-Арена” янына шактый кеше  җыелды,  башланганда ук меңләп кеше бар иде. Төрле уеннарда катнашырга, кайнар чәй эчеп җылынырга мөмкин иде.

Програманы “Беренче канал” алып баручысы, якташыбыз Максим Шәрәфетдинов һәм “Четыре татарина” КВН командасында уйнаган Михаил Волконадский алып барды. Концертта Татарстан һәм Россия эстрадасы җырчылары катнашты. Бәйрәмдә Валерий Меладзе, Егор Крид, Салават һәм Элвин Грей чыгыш ясады.
Сайлауда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

- Бүген безнең ил өчен бик мөһим вакыйга – Россия Президентын сайлаулар узды. Бу бик катлаулы процесс, бу сайлау комиссияләре, күзәтүчеләр һәм, иң мөһиме, сайлаучылар. Без бүген республикада бу процесс уңышлы узды дип әйтә алабыз. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан яклы. Без барыбыз да киләчәк өчен тавыш бирдек, - диде ул республика халкына рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Бәйрәм программасы салют белән тәмамланды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading