16+

Президент су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүне тикшереп торырга кушты

Татарстанда быел сулыкларда 63 кеше һәлак булган, үткән елның шушы чорында – 36 кеше. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, үткән атнада гына сулыкларда 8 кеше батып үлгән, алдагы атнада – 9 кеше. Һәлак булганнарның барысы да исерек булган.

19 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 33 коткару посты оештырылган. Республикада кешеләр күпләп ял итә торган сулыкларда патруль урыннары саны арттырылган. Бер атна эчендә алар 1144 тән 5600гә кадәр арткан.

Рөстәм Миңнеханов су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итүне катгый рәвештә тикшереп торырга өндәде. 

– Көннәр эссе, бар да сулыклар тирәсенә җыела. Без ел саен бу мәсьәләне кузгатабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тыю аншлагларын куярга, сулыклар территорияләрен контрольгә алырга, башка профилактик чаралар күрергә кирәк. Һәлак булучылардан кемнәрдер алкоголь куллангандыр, кемдер йөзә белмәгәндер. Әмма ел башланганнан бирле 63 кеше батып үлү – бу бик зур сан. Кешеләргә судагы саксызлык турында җентекләп сөйләү зарур.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Ул искәрткәнчә, муниципаль районнарда бик күп спорт объектлары төзелә – шул көннәрдә тагын 9 бассейн ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading