– Без аларны алты яшьләрендә үз канатыбыз астына алабыз, 18 яшьтән чыгарып җибәрәбез. Аннан соң алар кая барырга белмичә йөри дә кабат безгә кайта. Алмасак, ата-аналары елап килә. Ә бу – ДЦП, аутизм диагнозлы балалар. Кайбер үзәкләр балалар белән 23 яшькә кадәр эшли. Безгә аның өчен махсус лицензия алырга кирәк, ә ул түләүле, – ди тәрбияче.
Түгәрәк өстәл оештыручылар, бу – «Инвалидлар җәмгыяте» начар эшли дигән сүз, бу – алар карамагында, дип кенә белдерде.
Арча районының тернәкләндерү үзәге инде бер елдан артык коррекцион интернат мәктәптә эшләү өчен лицензия ала алмыйча интегә икән. Ә Болгардагы инвалидларга булган теннис өстәлләрен урнаштырып рәхәтләнеп теннис уйнау өчен бүлмә бирмиләр.
– Өстәле бар, ә залы юк. Без элек кинотеатр бинасында уйный идек. Ләкин анда өстәлләрне гел алып куеп йөрергә кирәк. Мин үзем бер аяклы, һәрвакыт башкалардан ярдәм сорарга туры килә. Безгә берәр бүлмә табарга ярдәм итмәссезме икән? Сез бит югарырак кешеләр... – дип мөрәҗәгать итте залдан бер ир-ат.
Аны түгәрәк өстәлдә утыручыларның берсе китапханәгә җибәрде. Янәсе, алар инвалидларга һәрвакыт ярдәм кулы суза. Китап киштәләре арасында теннис уйнап булмаганын аңлады микән бу кеше?
Бер сүз белән әйткәндә, түгәрәк өстәл, гадәттәгечә, буш сүз сөйләү белән генә чикләнде. Конкрет кешеләрнең конкрет проблемаларын чишәргә сәләтсез булган түгәрәк өстәл оештыру гомумән кирәк иде микән?!
Комментарийлар