16+

Путин Татарстанга килде

Борынгы Болгар Татарстанның гына тарихи һәм рухи үзәге түгел, ул бөтен илебез мөселманнары өчен аерым мәгънәгә ия. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Татарстанның дин эшлеклеләре алдында ясаган чыгышында белдерде.

Путин Татарстанга килде

Борынгы Болгар Татарстанның гына тарихи һәм рухи үзәге түгел, ул бөтен илебез мөселманнары өчен аерым мәгънәгә ия. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Татарстанның дин эшлеклеләре алдында ясаган чыгышында белдерде.

Россия Президенты Казанга ясаган эш сәфәре барышында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә дә булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һ.б. рәсми затлар озатып йөрде. «Ак мәчет»не караганнан соң Татарстанның дин вәкилләренә Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. РФ Президенты республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовка Дуслык ордены тапшырды. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең уку бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов гражданлык бурычын башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде. «Безнең җирдә тынычлык булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Безгә әхлакый һәм тарихи юнәлеш булып хезмәт иткән кыйммәтләрне саклаячакбыз», - диде Владимир Путин.
Болгарда төзелеш һәм реставрация эшләре барган объектларны караганнан соң Владимир Путин Свияжскига килде. Ул иң элек федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булган Троицк чиркәвендә булды, XVI гасырның икенче яртысында төзелгән Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең Ат утарын карады. Җирле тимерчеләр В.Путинга биредә «Остров-град Свияжск» дип язылган дага бүләк иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading