Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да илебез башкаласында юллама тыңларга барды.
Ана капиталы арттырыла
Россиядә гамәлдә булган ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озынайтылачак. Билгеле булганча, 2021 елда Ана капиталы программасы тукталырга тиеш иде. Әмма Владимир Путин программаны 2026 елга кадәр дәвам итәргә тәкъдим итте. Алай гына да түгел, Ана капиталы моңа кадәр икенче балага гына бирелгән булса, хәзер гаиләләр беренче бала тугач ук әлеге мөмкинлектән файдалана алачак. 2020 елга кадәр Ана капиталының күләме 466 мең сумнан артык иде. Хәзер исә әлеге сумма 150 смуга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк.
Башлангыч сыйныф укучыларына — бушлай җылы ризык
Россиянең барлык мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларын 2020 елның 1 сентябреннән бушлай җылы ризык белән тәэмин итәчәкләр. Ризык белән тәэмин итүгә акчалар федераль, төбәк һәм муниципаль бюджеттан бүленәчәк.
Балаларга пособие 7 яшькә кадәр түләнеләчәк
Федераль Җыенга юллама чыгышын ил башлыгы демографик мәсьәләләрдән башлады. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле.
“Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм. Сүз уңаеннан, 2020 елның 1 гыйнварыннан”, - диде Путин. Пособие керемнәре бер яшәү минимумыннан артып китмәгән гаиләләргә юнәлдерелә. Матди ярдәмне алу өчен легаль керемнәр хакында белешмә һәм гариза бирү дә җитәчәк. Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын, ягъни 5,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Сыйныф җитәкчеләренең акчасы арта
Илдәге барлык мәктәпләрдә дә сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум күләмендә түләү кертеләчәк. Шул ук вакытта, өстәмә түләүләр дә калачак.
“1 сентябрьдән алып сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр кертергә тәкъдим итәм. Акчалар федераль бюджеттан каралачак”, - диде Владимир Путин һәм укытучылар, табиблар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы параметрлары үтәлергә тиешлеген ассызыклады.
Интернет — бушлай
Россиядә “Һәркем файдалана алырлык Интернет” проекты әзерләнеп, тормышка ашырыла башлаячак. Президент социаль мөһим интернет сервисларны бушлай иткән очракта, интернет-трафик һәм элемтә өчен түләргә кирәк булмаячагын билгеләп үтте.
Сыйныфларда балалар саны, югары уку йортларында бюджет урыннары арта
Алдагы елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны артачак.
- Моны истә тотып, барысы да гадел рәвештә бушлай югары белем алу мөмкинлеген саклап калырга кирәк. Шуңа да югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга тәкъдим итәм. Бигрәк тә төбәкләрдәге югары уку йортларына, бүген табиблар, педагоглар, инжинерлар җитмәгән территорияләрдә, - диде Владимир Путин.
Яңа уку елында Россия югары уку йортларына медицина белгечлекләре буенча кабул итү тәртибе дә үзгәрәчәк. Путин «Дәвалау эше» белгечлеге буенча максатчан бюджет урыннары санын 70 процентка кадәр, ә «Педиатрия» белгечлеге буенча 75 процентка кадәр арттырырга кирәк, дип белдерде Президент.
Моннан тыш Президент сыйныфларга кабул ителәчәк балалар санын арттырырга кирәклеген дә билгеләп үтте.
- Гаиләләргә ярдәм итү чаралары үз эшен эшли. Мәктәпләребездә балаларның кабат шуның кадәр күп булу бик әйбәт. Әмма мондый очраклар белем алуның уңайлыгында һәм сыйфатында чагылыш табырга тиеш түгел, - дип белдерде Президент.
Кече бизнеска ярдәм
Төбәкләрдә кече бизнес өчен ташламаларга тотыла торган кеременең 2/3 өлешен хәзер федераль бюджет компенсацияләячәк.
- Хәзер Федерация субъектларының инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар. Тик алар әлеге мөмкинлектән сирәк файдалана. Төбәк бюджетларының ни өчен керемнәрен югалтуы аңлашыла да. Шунлыктан, федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең 2/3 өлешен компенсацияләргә тәкъдим итәм, - диде Президент.
Лилия ЛОКМАНОВА
Фото: kremlin.ru
Комментарийлар