16+

Рафис БОРҺАНОВ: «Халык җиңүләргә сусады»

Казанда узган Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасында Россия җыелма командасы составында Татарстан исеменнән чыгыш ясап медальләр яулаган спортчыларга республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының мактау дипломнары тапшырылды.

Рафис БОРҺАНОВ: «Халык җиңүләргә сусады»

Казанда узган Студентларның XXVII халыкара җәйге Универсиадасында Россия җыелма командасы составында Татарстан исеменнән чыгыш ясап медальләр яулаган спортчыларга республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының мактау дипломнары тапшырылды.

- Универсиадага бөтен ил белән 5 ел дәвамында әзерләндек, - дип башлады үзенең чыгышын министр Рафис Борһанов. - Куелган бурычны үтәдек, көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗәләргә ирешелде. Татарстаннан катнашкан 54 спортчының 42се 51 медаль яулады. Казан халыкара дәрәҗәдәге спорт комплекслары саны буенча дөньядагы алдынгы шәһәрләр сафына басты. Татарстан Президенты уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга һәм аларның тренерларына премияләр билгеләде.
Универсиада ярышларын карарга балаларның бик күпләп йөргәнлеген министр уңай бәяләде. «Спорт чоры ул - кыска гомер, шунлыктан, алмаш әзерләүгә нык игътибар бирергә кирәк», - диде Рафис Борһанов.
Татарча көрәш бәйгесен Универсиаданың спорт программасына кертергә «сыкранып кына» рөхсәт бирелгән. «Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, хәзер чит илләрдә дә билбау көрәше белән шөгыльләнәләр. Билбау көрәше Россия реестрына узды. Ләкин ул классик алымдагы татарча көрәш булмаячак инде», - дип хәбәр итте Рафис Тимерхан улы. Татар белән санлашып тору юк шул, ә бәлки, бу үзебезнең сабыр-мескен холкыбыз бәласедер?! Милли бәйрәмебез Сабан туе - федераль «праздник плуга»га, милли ризыгыбыз өчпочмак «треугольник»ка әйләнеп бетеп бара. Мәйданнарда сөлге белән бил алышуның татар бәйгесе икәнлеге дә тарихта гына калмагае.
Рафис Борһанов, Россия җыелма командасының Универсиадада медальләрне күп яулавына үз мөнәсәбәтен белдереп: «Совет чорларыннан бирле илебездә мондый зур чараның үткәрелгәне юк иде. Халык җиңүләргә сусады, стадионнар җанатар-тамашачылар авазыннан гүләп торды. Спортчыларыбыз да бөтен барлыкларын биреп чыгыш ясады, нәтиҗәдә, яхшы күрсәткечләргә ирешелде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading