Язучыларның XVII съездында сайлау нигезендә алдагы дүрт елга Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп балалар шагыйре, драматург Рафис Корбан билгеләнде. Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе белән аның беренче рәсми эш көнендә үк күрешеп сөйләштек.
- Рафис абый, Язучылар берлеге җитәкчесе булырга алдан әзерләндегезме?
- Мин өстән куелган түгел, өстәгеләр мине белми. Без бит Язучылар берлеге рәисенең өстән куелган булуына күнеккән. Минем намзәтем куелу-куелмау турында халык арасында да ишетелмәде. Ә мин кызык өчен генә үз намзәтемне куеп карарга булдым. Һәм иң күп тавышны җыйдым.
- Кызык өчен генә монда килү куркытмадымы соң?
- Куеп карасам, гади халык яклавын табармынмы икән, дигән фикер иде ул. Ниндидер шамакайлык мәгънәсендә түгел. Чөнки элеккеге җитәкчелек эшеннән шәхсән мин үзем канәгать түгел идем. Идарә кабул иткән резолюцияләр чынлыкта хәл ителми килде. Алар турында уйлаган кеше дә булмады. Ә резолюциянең үтәлгәнме, юкмы икәненә кемдер җавап бирергә тиеш. Элек-электән килгән позицияләребездән чигенү башланды. Бүген, мисалга, берлектә 326 әгъза булганбыз икән, шуның 200дән артыгы - пенсия яшендәге кеше. Ә өлкән яшьтәгеләр ташламаларга мохтаҗ. Элегрәк социаль ярдәм күрсәтү бар иде. Президент ярдәме тукталды, ул аерым мөрәҗәгатьләр нигезендә 5 мең сум күләмендә, язучыларга ай саен 300әр сум акча биргән вакытлар булды. Ә өлкәннәр хәзер дә шундый игътибар көтә. Мин шуңа аеруча игътибар итәчәкмен. Татарстан Язучылар музее оештыру турында карар кабул ителгән, ул Ш.Камал музеенда урнашырга тиеш иде. Карар бар, ә музей юк. Аннан, китап сату мәсьәләсе бездә бик аксый. Республика районнарының 10-15ендә китап кибете бар, калганнарында гомумән юк. Мин сайлаучыларга шундый вәгъдә бирдем. Электрон китап чыгару турында сүз барды. Нинди электрон китап турында сөйлибез соң без? Татар әдипләреннән Марат Кәбирдән кала беркемнең дә электрон китап кибете юк. Ә бит аны бөтен язучыныкын булдырырга кирәк. Безнең бит язучыларыбызның компьютер белән дуслыгы да юк, күбесе кулдан яза - аларны өйрәтергә кирәк. Остаханәләребез эшчәнлеге дә мине канәгатьләндерми. Анда файда китерерлек нигез юк. Яшьләр хәтта ничек итеп китап бастырып чыгаруга әзерләнергә икәнен дә белми. Ярый әле соңгы арада Ркаил Зәйдулла яшьләр белән эшләде. Гомумән, яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр арасында да гомер буе китап чыгара алмый тилмерүчеләр бар. Һәр кеше белән аерым эшләргә кирәк. Әнә «Сабантуй» газетасында күпме безнең яшь шагыйрь-язучылар. Ә алар язучы булып китми. Әдәбиятка килсеннәр өчен, алар яшәгән районнар белән элемтәне ныгыту зарур.
- Аның каравы Сезгә «табадан төшкән» генә бина әзер.
- Карап кайттым бинаны. Аны әле әзер дип әйтеп булмый. Әлеге бинаны безнең карамакка тапшыру эше бер җәйгә сузылырга мөмкин. Ә безгә хәзер үк эшли, уйланылган гамәлләрне тормышка ашыра башларга кирәк. Мин ул бинадан тулаем язучылар мәйданы ясарга телим. Шушында ук язучыларга өстәмә табыш китерердәй мәйдан булдыру кирәк. Язучыларның бит аларның хезмәт хаклары адәм көлкесе. Бу мәсьәлә буенча да эшлисе бар. Икенче съездда минем йөзем ак булырга тиеш. Менә бит быелгы съездда идарә рәисенә карата күпме канәгатьсезлек ишетелде.
- Сездән канәгать булырлар дип уйлыйсызмы?
- Язучыларга кайвакыт бер җылы сүз дә җитә. Алар бит бик нечкә күңелле, хис-кичерешләргә бай халык. Ә безнең кешенең күңелен күрергә вакытыбыз юк, имеш. Бер күрешеп сөйләшеп утыру да ни тора. Мин әле үз бинабызда чәйханә оештыру турында да уйланам. Моңарчы бит язучылар йорты язучыларныкы булудан туктаган иде. Аралашу, уралышу урыны булырга тиеш иде ул, ә ул проходной дворны хәтерләтте.
- Шәхсән мин иҗат коллективын җитәкләргә алынган кешене күбрәк жәллим.
- Мин бит гомер буе язучылар белән эшләдем. Алар - мине, мин аларны бик яхшы беләм. Холыклары белән дә таныш. Шуңа да алар белән эшләү куркытмый. Мин туры сүзле, әмма зыян сала торган кеше түгел. Кеше белән турысын әйтеп, кимчелеген күрсәтеп, кырыс итеп сөйләшә алам. Ә кеше миңа начар сүзләр әйтеп бетерсә дә, үпкәләп, үчләнеп йөри белмим. Кешедә дошман күргәнем юк. Бу дөньяда вак-төяк белән яшәүнең мәгънәсе юк, алайга китсә, яшәп тә торырга кирәкми.
- Биектау районы Кече Битаман авылы егетенең әдәбиятка илткән юлы, канат ныгыткан оясы турында да ишетеп узыйк.
- Әти-әнием гади колхозчылар булды. Әнием Рокыя хайваннар карый иде, әтием Харис та колхоз эшләрендә хезмәт куйды. Дүрт бала үстек, мин шуларның олысы. 1974 елда университетка, журналистика факультетына укырга кердем. Шул елларда актив иҗат итә башладым. Бергә укыган егетләр, синең балаларга язган шигырьләрең әйбәтрәк, дияләр иде. Шул елларда «Ялкын»да бер бәйләм басылып чыкты. Шунда Роберт Миңнуллин минем шигырьләргә күзәтү ясаган, уңай бәя биргән. 1984 елда язучылар секциясендә шигырьләр китабын тәкъдим иттем, 1987 елда «Буран кайда йоклый?» исемле китабым басылып чыкты.
- Балалар өчен язу күңел халәтеме, иҗади юнәлешме?
- Әллә нинди аерым максаты юк, бары тик балалар өчен әйбәтрәк язам. Мин олылар өчен дә «Уян, татар», «Яра» дигән ике китап чыгардым. Күңел халәтенә дә туры киләдер, мин бала күңелле кеше.
- Ир кешегә иҗат өлкәсендә эшләп, тормыш көтү җиңел түгелдер. Шуның өчен шәхси нәширлек эшенә керешкәнсездер?
- Нәширлек ул шул ук иҗат. Мин бит әле 3 яшьтән 8 яшькәчә татар балаларына «Күчтәнәч» дигән журнал да чыгарам. Шигырьле, буярлык рәсемнәре булган әлеге басма баланың сәләтен үстерергә ярдәм итә. Балага рәсем ясарга булышсаң - рәссам, шигърият орлыгы салсаң, шагыйрь дә булырга мөмкин. Әмма әлеге эшемне эшмәкәрлек дип санамыйм - ул табыш китерми.
- Мәхәббәт тарихыгызны да ишетәсе килә.
- Мин бит бик гашыйк булучан кеше идем. Гомерлек ярымны университеттагы укуымны өзеп, Буага киткәч очраттым. Шунда бер кыз эләктереп алды, ул Әлфия апагыз булды. Спектакль репетициясе вакытында таныштык та, мәхәббәт башланып китте. Җәйгә чыккач, 1980 елда өйләнештек.
- Мәхәббәт сакландымы?
- Ярату ул бөтен кешенеке дә үтә. Мәхәббәт башта була, аннан бер-береңне хөрмәт итеп яши башлыйсың. Без матур яшәдек. Ә матур яшәүнең нигезендә хөрмәт ята. Бүген хатын белән икәү генә калдык, ике кызыбыз - Энҗе дә, Зөлфия дә инде кияүдә, оныклар бар.
- Гаилә хатын-кыз сабыр, ир кеше зирәк булганда гына сакланамы?
- Хатын-кыз сабыр була алмый ул. Аның бар уйлаганы - телендә. Ир кеше сабыр итеп, шуны үткәреп җибәрә белергә тиеш. Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде. Әле без 14 ел бергә хатынның әнисе белән дә яшәдек. Аннан, ир кеше һәрвакыт хезмәттә булырга тиеш. Мин үзем бер эштән дә курыкмыйм. Бер урыннан икенче урынга күчүдән дә фаҗига ясамыйм. Инде өченче хезмәт кенәгәмне башладым. Әмма кая гына эшләсәм дә, мине коллектив хөрмәт итте. Турысын әйтеп сөйләштем, халыкны яклый идем. Курчак театрында да эшләдем, радиода кайта-кайта 3 тапкыр хезмәт куйдым.
- Үзегез теләп килә-китә идегезме соң?
- Куганнары булмады, мине бер эштә генә эшләү ялыктыра. Татарстан китап нәшриятыннан баш мөхәррир вазифасыннан да үзем теләп киттем. Юкса андый урыннан кешене пенсиягә чыккач та җибәрү кыен. Мине шуңа аңламаучылар да булды. Әмма бу Язучылар берлегеннән дә китәргә мөмкин икән, дигән фикер тумасын тагын. Мин моннан бер срок эшләмичә, эш нәтиҗәсе күрсәтмичә китәргә җыенмыйм. Үргә күтәрелмичә туктамыйм.
- Язучылар берлегендә язучылар саны арта, язучы артмый дигән сүз бар.
- Мин дә шулай уйлыйм. Берлеккә кабул итүдә таләпчәнлекне арттырырга кирәк. Безнең өч йөздән артык язучы арасыннан 3-4 кеше әйбәт роман, 10-15 кеше әйбәт шигырь яза. Тәнкыйть тә бетте бит - минем максатка тәнкыйть секциясен дә булдыру керә. Тәнкыйтьчеләрнең бәйсез булуы шарт. Аннан «Звезда Поволжья» кебек бәйсез газета булдыру теләгем дә бар.
- Тәнкыйть дисез дә, бездә бит тәнкыйть шәхси үчкә кайтып кала...
- Безнең талантлы тәнкыйтьчеләребез бар. Равил Рахмани, Мансур Вәлиев көчле иде, Тәлгат Галиуллин да саллы тәнкыйтьче булды. Тәнкыйть хәзер шәхсигә кайтып кына калмады, дифирамбалар җырлауга килеп җитте инде ул.
- Съезддагы чыгышларга, аерым фикерләргә карашыгыз?
- Уставта язылган икән - ике сроктан артык эшләргә кирәкми. Китәргә дип язылган икән, китәргә кирәк. Аның киресен эшләү ул бит тискәре эмоцияләр генә уята. Болай да бер нәрсә дә эшләмәде дигән фикер бар иде халыкта. Ә Илфак Мирзаевич үз-үзенә каршы эшләде. Һәм бу аның шәхси хатасы булды. Шундый хаталар шау-шуга китерә.
- Мин Илфак абыйга кайтарып калдырмас идем. Язучылар арасында кем булсаң да, ни эшләсәң дә, ярап булмый торганнары бар. Сез дә аларга ярый алырсыз дип уйламыйм.
- Дөрес, берничек тә ярап булмый торганнары бар. Алар миннән дә канәгать түгел. Әмма кемнеңдер холкы дип кенә барыбер шәхси сүзгә юл куярга ярамый.
- Бәлки, зыялылык җитенкерәмидер?
- Ул зыялылык аларда булмаган да. Зыялы язучылар - сүзләрен уйлап, үлчәп, сөйләшүләреннән интеллигентлык бөркелеп торган язучылар юк бүген. Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек шәхесләребез бар иде. Бүген Хатыйп Миңнегулов, Рәдиф Гаташ, Адлер Тимергалин, Хисам Камалов, Миргазиян Юныслар кебек зыялыларыбыз бар.
- Язучылар бер-берләрен укымаулары турында үз чыгышларында да әйтеп узды...
- Укымыйлар шул. Аларны үзгәртергә җыенмыйм. Мин аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга, аларга хезмәт итәргә килдем. Һәр кешенең проблемасы минем баш авыртуына әйләнергә тиеш - менә шушы максаттан чыгып эш итәргә җыенам. Билгеле бер кешеләрне генә кайгырту булмаячак.
- Нинди глобаль максатларны күздә тотасыз?
- Беренчедән, ветераннар проблемасы. Бер утырып сөйләшү дә алар өчен зур нәрсә. Икенчедән, китап тарату мәсьәләсе. Ул төп мәсьәлә. Үз эчебездә генә кайнаудан туктап, дөньяви масштабка чыгарга - тәрҗемә эшенә зур игътибар булырга тиеш. Тукай, Такташ, Туфан кебек дөньяви югарылыктагы өч классигыбызны читтә белмиләр бит!.. Дүртенчедән, минем Язучылар берлеге бинасында матбугат үзәге булдыру теләгем бар.
- Кәнәфигә утыргач, премия кебек һәртөрле ымсындыргычлардан өстен кала алырмын дип уйлыйсызмы?
- Премия урын өчен бирелми. Язган әсәргә бирелә ул. Мин андый ымсындыргычлардан өстен булачакмын, әмма премия бирелүне гөнаһ дип санамыйм. Чыккан китапларым өчен А.Алиш, Ш.Маннур премияләрен алдым. Тукай премиясенә тәкъдим итәрлек әсәрем әлегә язылмаган.
- Дүрт елдан китәчәксезме?
- Эш күрсәткечләремә карап. Халык нәрсә әйтә бит. Ә болай мин бер сроктан соң инде пенсия яшенә җитәм. Әмма аңарчы, үземә сәламәтлек, фикердәшләр теләп, ниятләгән максатыма ирешермен дип өметләнәм.
Комментарийлар