16+

Ратмир Шәйдуллин Татарстан Республикасы прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Ратмир Шәйдуллин Татарстан Республикасы прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Әлеге боерыкны Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалады. Модест Фатыйхов Казанның Совет районы прокуроры итеп билгеләнде. Ратмир Фәрит улы Шәйдуллин 1980 елның 25 мартында ТАССРның Түбән Кама шәһәрендә туган. 2002 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУ ның юридик факультетын...

Ратмир Шәйдуллин Татарстан Республикасы прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Әлеге боерыкны Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалады.

Модест Фатыйхов Казанның Совет районы прокуроры итеп билгеләнде.

Ратмир Фәрит улы Шәйдуллин 1980 елның 25 мартында ТАССРның Түбән Кама шәһәрендә туган. 2002 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге КДУ ның юридик факультетын тәмамлаган.

2001-2004 елларда - «Аудит-Советник» ҖЧҖ ндә юрист һәм «Татюринформ» фирмасында юрист-консультант, «ЮрИнфо» ҖЧҖ юридик фирмасы директоры
2004-2005 елларда - Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы Казан нотариаль округы стажеры
2006-2009 елларда - Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалы укытучысы, өлкән укытучысы, дәүләт тарихы һәм хокук кафедрасы доценты
2010-2012 елларда - Казанның Вахитов районы прокуроры ярдәмчесе, Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе, Казан прокуроры ярдәмчесе
2012-2013 елларда - Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе
2013 елның сентябреннән Казан шәһәре Башкарма комитетында җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе булып эшләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading