16+

Африка үзебездә булачак: Казанның «Замбези елгасы» августта ачыла

Быелның августында Казан зооботаника бакчасының «Река Замбези» өлешен ачу ниятләнелә. Аллага шөкер, акча туздырып, Африкага кадәр барасы да түгел, Африка үзебездә, дип сөенербез, мәгәр.

Африка үзебездә булачак: Казанның «Замбези елгасы» августта ачыла

Быелның августында Казан зооботаника бакчасының «Река Замбези» өлешен ачу ниятләнелә. Аллага шөкер, акча туздырып, Африкага кадәр барасы да түгел, Африка үзебездә, дип сөенербез, мәгәр.

Зооботаника бакчасының яңа өлешенә хәйриячеләр биргән 114 миллионга якын акчага Африка континентында яши торган 167 җәнлек сатып алынган, шуларның инде 41 проценты Казанга кайтарылган. 2021 елга җәнлекләрнең барысы да кайтартылып бетәчәк.

– Зоопаркның яңа өлешен төзү 2015 елда башланды,–дип искә төшерде «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казан зооботаника бакчасы» мунципаль учреждениесе директоры Фәнис Нурмөхәмәтов. –Кабан күле буендагы 6,7 гектарлы яңа мәйданның үзенчәлеге шунда: биредә Африка җәнлекләре өчен махсус шартлар тудырылды. «Река Замбези»дагы корылмалар да Африканы хәтерләтә. Биредә филләр, жирафлар, мөгезборыннар, гориллалар, шимпанзелар яшәячәк. Казанга гамадрил, тәвә кошы, ташбака, сурикат, даман, арыслан, зәңгәр гну кайтартылды инде. Тагын марабу, фламинго, сип, торна, кафр каргасы, челән, зебра, гепард, лемур кош­ларын һәм җәнлекләрен кайтарту буенча килешү кабул ителгән. Боларының кайтуы сентябрь-октябрь айларына көтелә.
Бу җәнлекләрне күргән түгел, исем-төрләрен дә ишеткән юк хәтта. Барып карарга ашыкмагыз, алар әлегә зоопаркның иске өлешендә карантинда. «Река Замбези» ачылгач, яңа читлекләрдә күреп булачак экзотик кунакларны. «Река Замбези» территориясендә ял мәйданчыклары булдырыла, ачык мәйданчыкта ресторан эшләячәк. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган.

– Зоопаркның иске өлеше үзгәртеп төзеләчәк. Иске өлештә Россия төбәкләрендә: Көнбатыш Себер ­тайгасында, Ерак Көнчыгышта, Врангель утравында яши торган җәнлекләр урын алачак,– диде Фәнис Нурмөхәмәтов.

Кабан күле буенда киләчәктә ­Көньяк Америкага багышланган тагын бер территория төзергә ниятлиләр. Бирегә ягуарлар, муравьед­лар, тапирлар һәм башка җәнлекләрне җыярга уйлыйлар.
Казанда зооботаника бакчасын 1806 елда табиб Карл Фукс оештырып җибәргән.
Башкала мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртак­лашты.

– Казанлылар һәм кунаклар өчен, бигрәк тә балалар өчен яңа зоопарк олы сөенеч булачак. Казан зоопаркы 200 еллык тарихка ия. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка зур рәхмәт! Аның карары нигезендә эш башланды, төзекләндерүдә озын юл узылды. Россиядә һәм Европада иң яхшы зоопаркларның берсе булачак Казан зоопаркы. Хәйриячеләргә шулай ук рәхмәтлебез. «Зоопаркның дусты» хәйрия проектында 33 предприятие катнаш­ты, алар биргән 114 миллион сум якын акчага җәнлекләр сатып алынды. Җәнлекләрнең 75 проценты быелның октябрь аена кайтып бетәчәк. Халыкара җәнлекләрне яклау оешмасының таләп­ләре гаять катгый. Җәнлекләр башта үз илләрендә, аннан соң монда карантин уза, тоту-­асрау шартлары кагыйдәләре дә бик катгый. Универсиада авылын тапшыр­ганда да мондый каты таләпләрне күргән булмады. Барлык таләпләрне җиренә җиткереп үтибез. Җәнлекләр үзләрен туган илләреннән аерылу түгел, ә туган йортларына кайткан кебек хис итсеннәр, – диде мэр Илсур Метшин.

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading