16+

Республика көне: чаралар көндәлеге

30 август - Республика һәм Шәһәр көне вакыйгаларга бай булды. Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылды. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Республика көне: чаралар көндәлеге

30 август - Республика һәм Шәһәр көне вакыйгаларга бай булды. Казанда Һади Такташка һәйкәл ачылды. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Республиканың 100 еллыгына әзерләнү уңаеннан, күренекле татар шәхесләренә һәйкәлләр куячакбыз. Әлбәттә, Һади Такташ шигърияткә үзеннән зур өлеш керткән. Яшь шагыйрьләргә үрнәк булырга тиеш, - диде ул.

Һәйкәл ачылышында шагыйрьнең килене Рәмзия Такташ та бар иде.

Иске Татар бистәсендә елдагыча "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале узды. Анда 100 гармунчы килгән иде.

Шәһәрнең төрле почмакларында ишегалды бәйрәмнәре гөрләде. Сыртланова урамында "Калейдоскоп" паркы ачылды. Паркны яңарту өчен республика бюджетыннан 94 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Аны карагач, Рөстәм Миңнеханов Даурская урамы, 27 йорт ишегалдынагы бәйрәмгә килде.

Казан Ратушасында шәһәр мэры республика һәм муниципалитетның югары бүләкләрен тапшырды. Танылган кино һәм театр актрисасы Чулпан Хаматова "Шәһәрнең почетлы гражданины" исемен алды. "Казан - минем өчен туган шәһәрем булып кала", - диде ул.

Иске Татар бистәсендә "Яңа дәвер" заманча музыка концерты узды. Анда "Шүрәле" төркеме, Базарбай Бикчәнтаев, Ринат Гыйльфанов, Арслана, Альберт Исмаил, Миләүшә Сафина, Азат Гыйльметдинов, ANN SU, Азат Гыймадиевлар башкаруында төрле жанрларда җанлы тавышка җырланылган татар җырлары яңгырады.

"Казан" халыкара ипподромында Татарстан Президенты призына ат чабышлары узды. Ипподромда баргы 12 старт булды. Президент кубогына иң соңгысы иде, аны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров аты алды.

Бәйрәм "Казан" гаилә үзәге яныда зур концерт һәм салют белән тәмамланды. Анда Россия эстрадасы йолдызлары Митя Фомин һәм Елка да катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading