16+

Татарстанда фәнни хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы күпме?

05 февраля 2025, 14:34
500
0
0
Уку өчен 3 минут

2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 94 мең сумга җиткән. Әмма галимнең тәҗрибәсенә һәм статусына бәйле рәвештә хезмәт хаклары күләменең шактыйга аерылуы проблемасы кискен тора.

2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 94 мең сумга җиткән. Әмма галимнең тәҗрибәсенә һәм статусына бәйле рәвештә хезмәт хаклары күләменең шактыйга аерылуы проблемасы кискен тора.

2030 елга Россия фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр күләме буенча 10 алдынгы ил исәбенә керергә тиеш. Бу максатларга эчке чыгымнарны, ким дигәндә, 2 процентка арттыру планлаштырыла. Шул исәптән, шәхси бизнес инвестицияләре күләме дә икеләтә артыр, дип ниятлиләр. Гомумән алганда, илебезнең технологик лидерлыгына ирешүдә Татарстан өлеше саллы булачагында шик юк, дип белдерде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре дип түбәндәгеләр аталды:
•    ресурсларны янга калдырырга мөмкинлек биргән энергетика;
•    превентив һәм персональләштерелгән медицина, сәламәт озын гомерлелекне тәэмин итү;
•    югары продуктив һәм табигый мохит үзгәрешләренә чыдам авыл хуҗалыгы;
•    мәгълүматны алу, саклау, күчерү, эшкәртү куркынычсызлыгы мәсьәләләре;
•    интеллектуаль транспорт телекоммуникация системалары; 
•    социомәдәни тәңгәллекне тәэмин итү, белем дәрәҗәсен арттыру;
•    табигый ресурсларны сакчыл куллану.

Татарстан Республикасы бу бурычларны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләргә ия, дип белдерде Ләйлә Фазлыева.  Аның сүзләренчә, 2024 елда Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды тарафыннан фәнни-технологик өлкәдәге 317 кече предприятие 440 млн сумга финансланган, яңа фәнни-белем бирү үзәкләре ачылган, конкурсларда җиңүчеләргә премияләр арттырылган, яшь галимнәрне торак белән тәэмин итүгә 28 млн сум субсидия бүлеп бирелгән.

2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 94 мең сумга җиткән. Әмма галимнең тәҗрибәсенә һәм статусына бәйле рәвештә хезмәт хаклары күләменең шактыйга аерылуы проблемасы кискен тора. Мәсәлән, аспирантлар хәзерге вакытта аена нибары 7,5 мең сум ала, дип билгеләп үтте Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. Әмма, аның сүзләренчә, башлы галимнәрнең акча мәсьәләсендә проблемасы юк. Алар өчен республикада күп санлы субсидияләр һәм грантлар гамәлдә. Әмма шулай да матди стимуллаштыру – кадрларны җәлеп итү өчен иң мөһим шартларның берсе, дип билгеләде Миңнеханов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading