16+

Ришвәтчеләргә җәмгыятьтә урын юк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Ришвәтчеләргә җәмгыятьтә урын юк

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында шушы уңайдан матбугат конференциясе оештырылды. Анда республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Социаль-икътисади мониторинг буенча республика комитеты рәисенең урынбасары Ольга Семенова һәм Иҗтимагый палата рәисенең урынбасары Татьяна Забегина катнашты.
«Республикада халыкның күпчелеге коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга кушылып китмәде әле. Ришвәтчелек җәмәгатьчелектә тулаем нәфрәт хисе тудырырга тиеш. Коррупциягә каршы бергәләшеп көрәшергә кирәк», - диде Алексей Панкратов. Нурия Беломоина ришвәтчелеккә каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының актив катнашуын ассызыклады. Ольга Семенова: «Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, ришвәтчелек хәтта балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә бар. Республикада әле 38 меңнән артык балага бакчада урын җитми. Бу хәл үзе үк ришвәтчелеккә этәрә», - диде.
Анатолий Фомин белән Татьяна Забегина республика Иҗтимагый палатасының да коррупциягә каршы чаралар оештыруы турында сөйләделәр. Татарстанның Иҗтимагый палатасы коррупциягә кагылышлы мәсьәләләрдә җәмәгатьчелекне кабул итә. Казан Кремленең 1 нче подъездында 3 нче катта урнашкан Иҗтимагый палатага һәр айның соңгы чәршәмбесендә ришвәтчелеккә кагылышлы шикаятеңне тапшырырга, гозереңне җиткерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading