16+

Ризык, син безгә кирәк!

Дәүләт Думасының бер депутаты супермаркетларга яраклылык вакыты чыгарга торган продуктларны мохтаҗларга бушка таратырга дигән фикер җиткерде. Мондый практика күп илләрдә инде бар. Өсте-өстенә наклейка ябыштырып алдап утырганчы, таратсыннар гына, ә моның өчен аларга ташлама ясарга яки башка ярдәм күрсәтергә кирәк, дип белдерә Сергей Вострецов.

Дәүләт Думасының бер депутаты супермаркетларга яраклылык вакыты чыгарга торган продуктларны мохтаҗларга бушка таратырга дигән фикер җиткерде. Мондый практика күп илләрдә инде бар. Өсте-өстенә наклейка ябыштырып алдап утырганчы, таратсыннар гына, ә моның өчен аларга ташлама ясарга яки башка ярдәм күрсәтергә кирәк, дип белдерә Сергей Вострецов.

Франциядә һәм Италиядә кибетләр, кафелар андый продуктларны хәйрия оешмалары, социаль үзәкләргә озаталар. Шуның хисабына аларга чүп түккән өчен түләүгә ташламалар ясыйлар. Ә Россиядә боларны булдыру өчен шактый гына законнарны үзгәртергә кирәк икән.

Белгечләр әйтүенә караганда, бездә чүплеккә елына йөзәр мең тонна ризык чыгарыла. Бөтен дөнья буенча ул сан 1,3 миллиард тоннага җитә. Бу җитештерелгән ризыкның өчтән бер өлеше дигән сүз. Тоннаны акчага исәпләп карасак, икътисади зыян 750 миллиард долларга төшә.
Юк ителгән ризыкның шактый өлешен сәүдә челтәрләреннән чыкканнары алып тора. Бу хәлне булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң?

Чүплеккә ыргыту җайлырак

Мондый продуктларның язмышы Бөтенроссия табигатьне саклау оешмасының Татарстан бүлеген дә борчый. Ашарга яраклылыгы чыккан ризыкларны алар хайваннарны саклау оешмаларына бирдерү ягында.

Әлеге уңайдан Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать белән дә чыккан булган алар. Оешма җитәкчесе Татьяна Лядова сүзләренчә, кибетләр белән эшне җайга салганда, бу мөмкин эш.

– Ризыкны юк иткәнче, аны хәйрия оешмаларына бирергә яки кабат эшкәртергә дә озатып була бит. Әмма әлеге дә баягы законнар булмавы аяк чала. Сәүдә министрлыгы республикада эшләүче сәүдә челтәрләренә безнең тәкъдимне юллады. Әмма аларның берсе генә ризалашты, алар белән килешү төзедек. Анысын да Мәскәү белән килештергәнне берничә ай көтәргә туры килде. Әлеге супермаркет хайваннарны саклау оешмаларына срогы чыккан кайбер продуктларны озата. Бу да күпмедер ярдәм. Әгәр дә республикада урнашкан барлык сәүдә челтәрләре шулай эшли башласа, бик күп хуҗасыз этләрне һәм мәчеләрне ашата алыр идек, – ди ул.

Бөтенроссия табигатьне саклау оешмасы эксперты Владимир Пеньковцев калдык ризыкларны эшкәртеп була дигән фикердә тора.
– Чүплеккә озатылган ризык проблема кискен тора. Моны тизрәк хәл итмичә булмый, – ди ул. – Срогы чыккан икән, закон буенча аны сатарга да, кулланырга да ярамый. Югыйсә санитария кагыйдәләрен бозу була. Димәк, ризыкның яраклылык вакыты чыкканын көтеп тормыйча, бер-ике көн кала аны тизрәк хәйрия оешмаларына озатырга кирәк. Ләкин бу эш ансат түгел. Аны системага саласы бар. Хәзер кибетләр срогы чыккан ризыкны утильләштерергә тиеш. Моның өчен сортларга аерырга, транспортировкаларга, санитария, ветеринария нормалары буенча килештерергә, сакларга һәм башка матавыклары бар. Аннары кемдер җавап та бирергә тиеш. Ә юк итү күпкә ансат, чүплеккә чыгардың да аттың. Алар менә шул юл белән барырга мәҗбүрләр. Мин үзем ризыкка икенче тормыш бирү ягында. Алардан биогумус ясап була. КХТИ базасында «Эковторпродукт» дигән лаборатория эшли. Анда үткәрелгән тәҗрибәләрдән күренгәнчә, ризык калдыкларын калифорния суалчаннары эшкәртә дә ашлама – биогумуска әверелдерә. Владимир өлкәсе, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсендә мондый практика киң кулланыла. Ул ашламаны авыл хуҗалыгында файдаланып була югыйсә. Табигатьтә барысы да уйланылган. Иренмичә эшләргә генә кирәк.

Кем кайчан ашый бит?!

Срогы чыккан продуктларны хуҗасыз этләр тотучы приютларга тапшыра башлаган супермаркет директоры Искәндәр Елагин сүзләренчә, әлеге проект аларның үзләренә дә кызыклы.

– Безнең өчен дә, алар өчен дә файдалы, – ди ул. Срогы чыгарга торган ризыкларга шактый зур ташлама ясап, сатып бетерергә тырышабыз. Һәм бу эшли дә, ташламалы әйберләрне алучылар күп. Әмма барыбер сатылмый калганнары да була. Атнасына 100 кг продукт утильгә җибәрелә. Аларын исә  алып китеп утильләштерү белән шөгыльләнә торган махсус оешмаларга тапшырабыз. Моның өчен акча түлибез. Утильләштергәнче ветеринария белешмәсе дә алырга кирәк. Приютларга бирү, юк итүгә караганда, арзанрак чыга.

– Срогы чыгарга торган продуктларны мохтаҗларга бирергә дигән тәкъдимгә сез ничек карыйсыз?
 – Срогы чыгарга ничә көн кала бирергә була дигән критерий бармы соң? Әйтик, каймакны яраклылык вакыты чыгарга ике көн кала без аны әле сатып карыйбыз. Бер көн калгач, мохтаҗларга бирсәк, аларның ул каймакны кайчан ашыйсыларын сез ничек белә аласыз? Ул аны өч көннән ашаса? Шуның белән агуланса? Безгә җавап бирәсе була бит. Килешәм: ризыкларны юк итү әйбәт гамәл түгел, әмма дөрес юлларын табып, законнар нигезендә, санитария, ветеринария кагыйдәләрен үтәп эшләгәндә, аларны икенче тапкыр куллануны оештырып була.

Салым системасын камилләштерергә кирәк

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев та законнарны камилләштерергә кирәк дигән фикер җиткерә.
– Көн таләбендәге сорауларның берсе булып тора бу. Миңа калса, яңа чакырылыштагы депутатлар һичшиксез караячак аны. Узган ел комитет утырышында да карадык. Бу мәсьәлә турыдан-туры Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына карый. Кызганыч, Татьяна Лядова тәкъдим иткән проект яхшылап эшләп китә алмады. Әмма шул ук вакытта бер адым булса да ясалды, бу проблемадан чыгу юлларын эзли башладык. Монда шулай ук кеше факторы да тора. Балык консервасының яраклылык вакыты ике ел булып, срогы чыгарга бер ай калган икән, аны ике ел буе алмаганны, бер ай калгач кына алуларына бик шикләнәм. Нишләп аны хәйрия максатларыннан кулланмаска ди әле, – диде ул безгә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы мәгълүматларына караганда, Европа һәм Төньяк Америкада бер кеше елына 100 кг ризык калдыгы чыгарып ташлый. Африка, Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш Азиядә күпкә кимрәк: 6-11 килограмм.

«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» директоры Азат Гайнетдинов та срогы чыгарга бер-ике көн калган ризыкларны мохтаҗларга тараттыру ягында.

– Аз керемле гаиләләргә күпмедер ярдәм булыр иде. Без Колхоз базарыннан ерак түгел урында мохтаҗлар өчен махсус пункт ачтык. Анда кием таратабыз, юридик консультацияләр бирәбез. Эш табарга булышабыз, кунып чыгарга урын бирәбез. Болардан кала һәр көнне ашатабыз. Безгә кешеләр махсус ашар өчен генә дә килә. Аларны күргән саен, мохтаҗ кешеләр шактый күп икән дип куясың, – ди ул.

Ярамыйга карамый

Колхоз базарында ике урында срогы чыккан продуктлар сатыла. Ике ел элек срогы чыккан "Птичье молоко" кәнфитенең бер кабы 25 сум, тушенка, консервалар 50 сум, кетчуп 30 сум, өч банка ярты литрлы тозлы кыярны 100 сумга бирәләр. Бер ноктада бәяләр аеруча арзан, халык чират торып ала. Бер әби кәнфит, печеньелар сатып алды. Ике ел йөрим монда, товарлары бик арзан, сыйфаты да куркыныч түгел, ди. Аның сүзләренә сатучы да кушылды, хәзер бөтен кеше ипотека, кредит түли, ашарга акчасы җитми, продуктларны бездән килеп алып китәләр, дип куйды ул. Чиратта торган абзый:

– Күршемнең улы өйдә тавыш чыгарган, өйдә ашарга колбаса да юк, дип. Колхоз базары тирәсендә йөрисең, срогы чыккан ризыклар сата торган ларектан алып кайтып бир әле, дип керде шул күршем. Чынлап әйткәндә, өйдә дә яраклылык вакыты чыктымы икән дип карап утырмыйм мин колбасаны, – ди аныс да.

– Кибеттә дә сыйфатлысын сатмыйлар инде аның, – дип сүз кыстырып куйды яңа чират алган бер ир-ат.
Сатучының сүзләренә караганда, ашарга яраклы вакыты чыккан продуктларны кибетләр Портовая урамындагы складка китерә икән, ә аннан ларек хуҗалары арзан бәягә сатып ала. Бик төпченеп сораша башлагач, мин хуҗа түгел, дип, башка сөйләшергә теләмәде ул.

Бүре дә тук, сарык та исән

Югары Ослан фермеры Мурат Сиразин атнага бер тапкыр Казан базарларын һәм берничә кибеткә барып, срогы чыккан ризыкларын алып кайтып китә. Бер алып кайтканда, ике тоннага җыела ди. Ул аларны пешереп, термик эшкәртеп, терлекләренә ашата.

– Мин кибет хуҗаларына ул продуктларны утильләштерәм, ягъни пешереп терлекләргә ашатам дигән белешмә бирәм. Миңа да файда, аларга да файда. Бердән, яраклылык вакыты чыккан ризыкларын утильләштерү өчен лицензия сатып алырга кирәк, ул кыйммәт тора. Мин белешмә биреп, продуктларын алып киткәч, аны сатып алуның кирәге юк. Аннары чүпне чүплеккә озату өчен машинага талон сатып алалар. Анысы өчен дә түләргә кирәк булып чыга. Иң мөһиме – табигатебезне саклап калабыз. Һәр кибеткә берәр фермер беркетеп, минем тәҗрибә кулланылса, барыбыз өчен дә шәп булачак. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән.  
Мурат абыйны айга берничә тапкыр ветеринария күзәтчелегеннән килеп, продуктларны чынлап та пешереп ашатамы икәнлеген тикшереп китәләр икән.

"Шикәрләнгән бал бирәм"

Законы булмаса да, Мәскәү белән Петербургта фудшеринг хәрәкәте киң колач җәя. Әлеге шәһәрләрдә ризык бүлү белән шөгыльләнүче волонтер-активистлар үз сайтларын да булдырганнар. Социаль челтәрләрдә дә актив алар. Бу хәрәкәтнең исеме дә бар – фудшеринг. 2012 елда Германиядә  активистлар төркеме Foodsharing.de (food – ризык, sharing – бүлешү) дигән сайт булдырган. Аның аша кайда артык ризык ятуын белеп була. Кирәкле кешеләргә аны биреп тә җибәрәләр. Әлеге системаның максаты – ризыкны чүплеккә чыгарып атудан саклау. Мохтаҗ кешеләргә ул җан асрау өчен дә кирәк. Германиядә артык ризыкны күбесенчә оешмалар бирә икән. Пекарнялар сатылмаган ипине, отель-рестораннар, супермаркетлар яраклылык вакыты чыгып барган продуктларны бирә.

Франциядә исә кибет мәйданы 400 кв метрдан артып китсә, хәйрия оешмалары белән килешү төзеп, сатылмаган продуктны бушка бирергә тиеш икән.

Интернеттан эзләнә торгач, социаль челтәрдә "Фудшеринг. Отдам даром еду. Челны" дигән төркем барлыгы да ачыкланды. "Суыткычта туңдырылган помидор белән борыч", "яраклылык вакыты чыккан, тиз әзерләнә торган ботка", "өч литр белән шикәрләнгән бал", "кайнатма бирәм" дигән хәбәрләр астына кайдан барып алырга мөмкин булуы турында кызыксынучылар бар. Димәк, халык битараф түгел һәм аларга ихтыяҗ да бар. Фудшеринг төркемен оештыручыларның максаты исә – ризыкны чүплектән коткару.

Чүплектә казынучылар

Кайберәүләр китереп биргәнне көтми, үзләре чүплектән казынып табып ала. Мондый кешеләрне фриган дип атыйлар икән. Социаль челтәрләрдә аларның төркемнәре дә бар. Шуларның берсендә Киров шәһәрендә туып, хәзер Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Руслан Пельменный турындагы язмага тап булдым. Руслан өчен фриганизм ризык, кием, башка әйберләрне чүплектән саклап калу икән. Аның фикеренчә, кешегә күпме җитә, шуның кадәр генә ресурс җитештерелергә тиеш. Бернәрсә дә чүплеккә озатылырга тиеш түгел. Баштарак яшүсмер егет чүплектән үзенә кызык булган диск, кассета, значок ише әйберләр генә җыйган. Газлы су, киптерелгән бәрәңгеләргә соңрак кына игътибар итә башлаган. Бала вакыттагы эзләнү процессы аңа ауга чыгу яки балыкка бару кебек ошап китә. Русланның әйтүенчә, контейнерларда эшли торган телефоннар да, ноутбук та табып алырга була. Киемнәрнең дә биркалары белән чыгарып ташланганнарына тап була икән. Русланның сүзләренчә, супермаркетлардагы продуктларның 30 проценты чүплеккә чыга. Чүплек дигәннән, соңгы вакытта Мәскәү белән Санкт-Петербургта чүплектә казынучыларның саны арта бара, ди ул. Моны алар ашарга булмаудан түгел, ризыкны юк итүгә юл куймау белән аңлата.

Света Шальнова дигән кыз да фриган булуын яшерми. Күршедәге азык-төлек сатыла торган кибет өчен куелган контейнердан пакет тулы ризыклар алып керә. Бервакыт кыздырылган тугыз тавык алып кергәнем дә булды дип яза ул. Суган, кишер, бәрәңгеләрне дә кг лап ташый. 50 кг авырлыкта идем, чүплектән кергән ризык белән 75 кг га тазардым, дип тә шаяртырга онытмаган ул.  

Барыбер ашап бетерә алмыйсың

«Барысы да кертелгән» системасы буенча эшләүче Төркия кунакханәләре дә бик күп ризыкның сарыф ителүенә борчыла башлаган. Белгәнегезчә, анда ризыкны күпме телисең, ниндиен ашыйсың килә – бөтенесен дә тәлинкәләргә төяп алып китеп ашарга була. Халык ач булмаса да, әле теге ризыкка, әле монысына күзе төшеп, тәлинкәсенә күпме ризык тутырганын да белештермиләр. Аның күбесе ашалмыйча исраф кала. Шуңа да туристларга ризыкны ашап бетерә алган кадәр генә алырга киңәш итәчәкләр. Проект инициаторы Али Акгун сүзләренчә, Антальяда ял иткән вакытта ул туристларның тәлинкәләрдә ашалып бетмәгән әллә никадәр ризык калдыруын күреп шаккаткан. «Төркиядә азык-төлек калдыклары проблемасы бик кискен тора: ел саен илдә 18 миллион җиләк-җимеш һәм яшелчә, 4,9 миллион ипи чүплеккә ыргытыла. Аларның гомуми бәясе 214 миллиард лира тәшкил итә», – дип белдерәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

 

Оренбургта инновацияле проект эшли башлаган. Бозылган ризыклар белән тирестән машина ягулыгы ясыйлар анда. Кибетләрдән китерелгән ризык белән тиресне махсус контейнерга тутыралар һәм метан барлыкка китерә торган бактерия кушалар. Соңгысы тирес белән ризыкны черетеп, биогаз бүлеп чыгара. Аны чистартып, чиста метан – ягулык алалар.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading