16+

Рәхмәт сиңа, укучыбыз!

Менә нәтиҗәләр ясар чак та җитте. Сентябрьдән башлап, дүрт ай буе матбугатта кызу «урак өсте» булды.

Рәхмәт сиңа, укучыбыз!

Менә нәтиҗәләр ясар чак та җитте. Сентябрьдән башлап, дүрт ай буе матбугатта кызу «урак өсте» булды.

Журналист һөнәрен алмаштыра 

 Һәр укучыны берәмтекләп барлап, үзебезнеке итәр өчен тырыштык. Элемтә бүлекләрендә матбугатка язылу көннәрендә чып-чын элемтәчеләр булып эшләдек. Үзебезнең булачак укучыларыбыз белән якыннан танышыр-аралашыр һәм дуслашырга шәп чара, халыкны өйрәнү өчен менә дигән тәҗрибә мәктәбе булды.

Менә элемтә бүлеге ишегеннән олы яшьтәге бер апа килеп керә. Коммуналь түләүләр өчен килгән инде ул. «Бу безнең булачак укучы!» – дип уйлап елмаеп, каршысына барабыз. Ә ул: «Юк, мин русча газетага язылам. Бер 20 ел инде...» – дип әйтеп сала. Һич югы шушы соңгы җөмләсен әйтмәсен иде инде. Татар газетасын укыса ни була? Аның бит әле туган теле – татар телен оныкларына да биреп калдырасы бар. Әллә юк микән? Үзенә мондый мөһим вазифа йөкләнгәнен белми бугай ул. Белсә, алай димәс иде. Безгә бу апа өчен бик оят була. Ә ул оялырга уйламый да. Киресенчә, русча белгәне өчен горурлана бугай. Ярый әле, барысы да андый түгел. Ә кайбер, рәхмәт төшкерләре, янына барып, газетаны күрсәтеп, аңлата башлагач, моңарчы белмәвенә оялып: «Әйбәт икән шул», – дип бер-ике мактау сүзләре дә әйтеп, газетабызга язылырга карар кыла.

Кешеләр арасында игелек – шәфкать ияләре дә шактый очрады. Алар татарча белмәгәнгә үзләре укый алмаса да, газетабызны күршеләренә, республикадагы картлар йортларына яздырды. Үз яхшылыклары үзләренә игелек булып кайтсын. Яшьләрнең күбесе әти-әниләренә бүләк итеп яздырды газетабызны. Өйләнгәннәре берьюлы ике адреска юллады бүләкләрен: үз әниләренә һәм хатынының әнисенә. Кайберәүләрнең нигә язылмауларының да сәбәпләре ачыкланды. Беренчесе, олы яшьтәге кешеләрнең күзләре начар күрә. «Күзлек киеп тә укый алмыйбыз...» – дип уфтанды алар. Ә инде күзләре күргәннәр фани 
дөнья белән алыш-бирешне киметеп, ахирәт турында күбрәк кайгыртып, бары тик дини китаплар гына укыйлар икән. Ни хәл итәсең, һәркемнең үз кыйбласы.

Газета-журналларга аз язылуның сәбәпләре кыйммәтлек тә, матбугат чарасының начар яки яхшы булуы да түгел, аның турында белмәү, мәгълүматлы булмау. 30 еллык «Шәһри Казан»ны гомерләрендә кулларына тотып карамаган кешеләр белән дә очраштык. Алар арасында газетаны күргәч тә язылыр­га ашыкканнары да булды. Ә инде бер язылгач, алар безнең чын дусларга әйләнәчәк. Мондый мисалларыбыз да аз түгел. Димәк, безгә күбрәк йөрергә, халык белән якыннан аралашырга кирәк. Нәтиҗә шундый.

Йөрмибез түгел, йөрибез

Кайтып та кермибез дисәң дә була. Журналистны, бүре шикелле үк, аяклары ашата дигән мәкаль юкка гына яшәми бит инде ул. Чынлап, йөргән аякка җим иярә. Узган ел Арча, Әтнә районы авылларында үзебезне күрсәтеп, аларны да күреп шактый йөрдек. Халык мондый очрашуларга шат. Моңарчы телевизор экраныннан, газета бите аша гына таныш булган авторны ул якын туганыдай каршы ала. Күршесе язылмыйча калмасын тагын дигәндәй, аны да кереп чакырып чыга. Шундый сәяхәтләребезнең берсендә кызык хәл дә булды. Бер апага кердек. Куллары онда – камыр баса икән. Шулай да безнең сүзне аяк астына саласы килмәде инде. «Казаннан кадәр килгәнсез ич!»– дип язылды. Без аңа зур рәхмәтләр әйтеп, капкасыннан чыгып киттек. Барабыз шулай урам буйлап. Шактый баргач, борылып карасак, теге апа артыбыздан йөгерә. Куркып калдык инде, без әйтәбез кире уйлаган бугай. Ошатмады микәнни? Олы кешене йөгертеп булмый бит инде, туктап көтә башладык. Ул, камырлы учларына йомарлаган акчасын безгә сузып: «Күрше авылда кызым укытучы булып эшли. Андый әйбәт газетаны аңа да яздырасым килде», – диде. Әгәр дә газетабызга язылган булып, бу язманы үзе укыса, әлеге вакыйганы ул да исенә төшереп елмаер.

Дуслар яшәсен!

Дуслар авыр чакта сынала, диләр. Матбугатка язылу чорында без дусларны кабат барлап чыгабыз. Берсе дә безнең газетасыз калып мәхрүм булмасын өчен тырышабыз. Сыйныфташлар, төркемдәшләр, танышлар, туганнар, күрше-күлән хисабына арта тираж. Хәйриячеләргә дә рәхмәт. Бер матур мисал турында әйтми китә алмыйм. Үрнәк дисәң дә ярый. Берничә ел рәттән инде безнең авылыбызның (Буа районы, Яңа Тинчәле) лаеклы ялдагы мөгаллимнәре «Шәһри Казан» белән ныклап дуслашты. Моның өчен алар миңа һәм авылыбызның булган кызы Рузинә Җәләлиевага рәхмәт әйтә-әйтә көтеп алып укыйлар. Әйтерлек тә шул, шәхси нотариус хуҗасы Рузинә үзенә белем биргән укытучыларына рәхмәтне шулай җиткерә. Бер елны шундый ук юл белән рәхмәтне авылыбызның тагын бер игелекле улы Фоат Садретдинов әйтте. Мондый зур уңышларга ирешкән малтабарлар һәр авылда бар бит инде. Шушы матур үрнәккә кушылып кына китәргә. Кушылучылар да бар.

Казанның бер кафесы җитәкчесе милли җанлы Фәнис әфәнде ел әйләнәсендә ике тапкыр 30 данә алдырта үзенең кафесына. Тамак ялгарга килгәннәр, вакытлары булса, тамаклары туйгач рухи азык белән дә тукланалар, ди. Өйләренә дә алып кайтып китәләр. Быел газетабыз укучылары арасында каләмдәшләр, язучы-әдипләр дә шактый. Аларга да рәхмәт.

Газетасыз өй – тәрәзәсез йорт

Элек газета-журналларның тиражы йөзәр меңләп булган вакытлар бар иде. Ул чакта газета-журналсыз яшәүне күз алдына да китерә алмый идек. Халыкның авылдагы дәрәҗәсе дә матбугат алдыру, аның саны белән билгеләнә иде. «Аңардан ни көтәсең, ул бит бер гәҗит тә алдырмый»,– дип җәлт кенә үз мөһерен суга иде халык берәр хилафлык эшләгән авылдашына. Чынлап та, газета килмәгән гаилә ул тәрәзәсез йорт кебек иде. Шуңа матбугатка язылу бер проблемасыз үтә иде. Әле дә күз алдымда, хат ташучы Әнисә апа алагаем зур күн сумкасын көчкә күтәреп йөри иде. Иң беренче мәктәпкә керә, анда сумканың яртысын диярлек калдырып җиңеләеп чыга иде. Пионер чакта балалар газета-журналларына колхозда бәрәң­ге чүп­ләгән акчага сыйныф белән языла идек. (Уйласаң уелып китәрсең, пионеры да юк, колхозы да юк бүген.) Матбугатка язылу да ихтыяри. Теләсәң – языласың, теләмәсәң – юк. Шуңа да инде теләмәүчеләр күбрәк. Хәтта «милләт-милләт» дип авыз суларын корытып сөйләнеп йөрүчеләр дә газета-журналларга язылуны кирәк дип санамый. Ә бит һәркем үзеннән башларга тиеш. Әнә Балтыйк буе илләрендә, милли матбугатны исән калдыру өчен, бер гаилә бер үк газетаны ике-өч данә яздыра, ди. Юк, мин безгә дә шулай эшләргә димим, тик татар өенең өстәлендә берәр татар газетасы булса күңеллерәк булыр иде ул чынлап та.

Өметегезне акларбыз 

Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләрнең шулай уйлавы сөендерә. Безне Башкортстанда һәм татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә алалар. Географик яктан иң ерак яшәүче укучыларыбыз – Находкада һәм Красноярск краенда. Очраклы гына танышып калган идек. Хәзер менә гел язылалар. «Казан, Татарстан белән араларны якынайтасыз!» – диләр.

Әйе, газетабызны кайберәүләр, исеменә карап, шәһәр газетасы гына дип уйласа да, ул алай түгел. Респуб­ликабызның барлык районнарында да укыйлар безне, хәтта чит төбәкләрдә дә. 
Тираж зур булган саен, укучыларыбыз алдында җаваплылык та арта. Укучының өметен аклыйсы бар бит әле. Тырышырга вәгъдә итәбез.
Матбугаттта «урак өсте» – язылу чоры узган елда калды. Ләкин язылырга беркайчан да соң түгел. Хәзер язылсагыз, февральдән киләчәк. Аннары апрельдән тагын язылу акциясе башланачак. Вакыт тиз үтә, хәзер килеп җитә ул. Киләчәктә дә бергә булсак иде! Сезнең кебек кыен чакта безне сайлап, безнең белән бергә булып тугры калган дусларны бер дә югалтасы килми. Сез дә шулай уйлыйсыздыр бит?!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading