Сезнең үрнәк йорт күргәнегез бармы? Аны нинди дип күз алдына китерәсез? Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла да, аңа гына хас нинди үзенчәлекләре бар? Без дә шушы сорауларыбызга җавап табарга дип, Казанның Ямашев урамындагы 74нче йортка юл алдык, чөнки әлеге йортны барып күрергә җитди сәбәп бар иде. Узган атнада аңа рәсми рәвештә «үрнәк йорт» (дом образцового содержания) статусы бирелде.
Мондый атамага ия булган йортлар Россиядә нибары 63 кенә. Ә Татарстанда бары тик «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе карамагындагы ике йортка гына мондый бәхет тәтегән. Һәм иң кызыгы шунда: әлегә бу идарәче компания беренче һәм бердәнбер булып кала. Исегезгә төшерәбез: «Үрнәк йорт» дигән исем беренче тапкыр 2015 елда Әмирхан урамының 8а йортына тапшырылган иде. Ул чагында әлеге чарада хәтта Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень һәм Татарстанның ул чагындагы премьер-министры Илдар Халиков та катнашкан иде. Бу юлы да йортка махсус элмә тактаны Мәскәү кунаклары куеп киткән. Алай гына да түгел, тактаның үзен башка шәһәрдән самолет белән кайтартканнар хәтта. Шулай булгач, йортка бирелгән мондый исемнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген чамалавы авыр түгел.
Әлеге тугыз катлы йортны 1979 елда төзегәннәр. Шулай да ни өчен ул иң үрнәге дип табылган соң? Әлеге сорауны без милекчеләр советы рәисе, шушы ук йортта яшәүче Иван Барышниковка бирдек.
Аның аңлатуы буенча, «үрнәк йорт» дигән исемне биргәндә, бинаның техник хәле, торак-коммуналь хуҗалык стандартларына җавап бирүе, һава торышына бәйле үзгәреп торучы автомат җылыту системасын кертү (чөнки бу монда яшәүче халыкның акчаларын янга калдырырга ярдәм итә) искә алынган.
– Моннан тыш, йорт караулы, чиста, тәртип саклана. Алты подъездда унике видеокамера урнаштырылган, – ди Иван Барышников. – Кешеләр моңа үзләре акча җыйды. Ай саен аның өчен 45 сум түлибез. Узган ел без ишегалдына зур, матур, заманча балалар мәйданчыгы төзеп куйдык. Моның өчен 11,5 миллион сум акча тотылды. Бер видеокамера шушында карап тора. Аңа кадәр монда кешеләр машиналарын калдыра иде. Балалар мәйданчыгын ясагач, йортның арткы өлешенә 31 урынга исәпләнгән машина кую урыны булдырдык. Автомобиль хуҗалары урын өчен – 20 мең һәм документлар эшләтер өчен 3 мең сум акча җыйдылар. Хәзер моны тагын да киңәйтергә ниятлибез. 2009 елда сайлап алып кына капиталь төзекләндерү үткәрделәр.
Йорт буенча өлкән кеше әйтүенчә, конкурс кыш көне игълан ителгән. Кагыйдә буенча, йортны бәйгегә төбәк хөкүмәте тәкъдим итә. Ә нәтиҗәне Россия Төзелеш министрлыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы реформасы теләктәшлеге фонды, «Милли торак конгрессы» әгъзалары катнашындагы комиссия чыгара.
Дөресен генә әйткәндә, мин «үрнәк йорт»ның подъезд эчләрен башка төрлерәк итеп күзаллаган идем. Чиста, ялт итеп җыештырылган подъездларда гөлләр дә үсеп утыра торгандыр дип күз алдына китергән идем хәтта. Тик подъезд эчләре гадәти йортлардан берни белән дә аерылмавына инандым. Дөрес, һәр подъездда почта әрҗәләре, кәгазь җыяр өчен махсус тартмалар урнаштырылган. Болар да чисталык саклар өчен ярдәм итә. Тик шулай да мондый статуска лаек булган йорттан күбрәкне өмет иткән идем.
Биредә яшәүче халык белән аралашкач, матур, үрнәк итеп күрсәтә торган казанышлары белән бергә, башка йортлардагы кебек үк хәл итәсе мәсьәләләр барлыгы турында да ишеттек.
– Балалар мәйданчыгы булуы да, камералар эшләве дә яхшы, әлбәттә, тик йортыбызга капиталь төзекләндерү җитми. Узган ел кайнар һәм җылы су ага торган торбаларны, канализацияне алыштырдылар, ә түшәмнән су ага. Подъезд җыештыручылар да үз эшләренә җаваплырак карасыннар иде дигән теләк бар. Урам себерүче үз эшен яхшы башкара, әлбәттә, тик ишегалларындагы тротуарлар бик тар. Бер машина туктаса, башкалары уза алмыйча азаплана, – диделәр безгә әлеге йортта яшәүчеләр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар