16+

Россия – чемпион!

20 май көнне хоккей буенча Россия җыелма командасы, дөнья чемпионатының финалында Словакия җыелма командасын 6:2 исәбе белән бирелдереп, соңгы биш ел эчендә өченче мәртәбә чемпион булды. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләреннән берәү дә моны көтмәгән иде. Россиялеләр исә, турнирда үткән ун уенның берсен дә оттырмыйча, чын-чынлап чемпион булды дип авыз тутырып әйтергә...

Россия – чемпион!

20 май көнне хоккей буенча Россия җыелма командасы, дөнья чемпионатының финалында Словакия җыелма командасын 6:2 исәбе белән бирелдереп, соңгы биш ел эчендә өченче мәртәбә чемпион булды. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләреннән берәү дә моны көтмәгән иде. Россиялеләр исә, турнирда үткән ун уенның берсен дә оттырмыйча, чын-чынлап чемпион булды дип авыз тутырып әйтергә...

20 май көнне хоккей буенча Россия җыелма командасы, дөнья чемпионатының финалында Словакия җыелма командасын 6:2 исәбе белән бирелдереп, соңгы биш ел эчендә өченче мәртәбә чемпион булды. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләреннән берәү дә моны көтмәгән иде. Россиялеләр исә, турнирда үткән ун уенның берсен дә оттырмыйча, чын-чынлап чемпион булды дип авыз тутырып әйтергә була.
Матч бөтенләй көтелмәгәнчә башланып китте. Уенның 1 нче минутында ук Словакия сакчысы Здено Хара Россия капкачысы Семен Варламовка гол кертеп куйды. Ватандашларыбызның җавабы да озак көттермәде. 9 нчы минутта Александр Овечкин һәм Павел Дацюк пасыннан соң, Александр Семин исәпне тигезләп куйды. Беренче период 1:1 исәбе белән тәмамланды.
Икенче периодта россиялеләр Ян Лацо капкасына бер-бер артлы кайнар һөҗүмнәр оештырып торды. 26 нчы минутта Александр Пережогин, 33 нче минутта Алексей Терещенко, 35 нче минутта Александр Семин Словакия командасы капкасына алкалар яудырды. Соңгы тәнәфескә командалар 4:1 исәбе белән таралышты.
Өченче период башлангач, 43 нче минутта Павел Дацюк исәпне 5:1 итте. Словакиялеләр, һөҗүмчебез Александр Овечкинның штрафыннан файдаланып, исәп аермасын киметтеләр. Россия җыелмасы капкасына алканы әлеге дә баягы Здено Хара кертте. Таблода 5:2 язуы тору Словакиягә әллә ни өмет бирмәсә дә, көндәшләребез җанатарлары рәхәтләнеп бер сикерешеп алды. Соңгы сүзне чемпионатның иң нәтиҗәле уенчысы Евгений Малкин әйтте. 58 нче минутта Словакия капкасына керткән голы аны берсүзсез чемпионатның иң яхшы бомбардиры итте.
Шулай итеп, Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Россия җыелмасы дөнья чемпионы исеменә лаек булды. КХЛның рәсми сайты алган интервьюда милләттәшебез: «Җыелма команданы да, «Ак Барс» хоккей клубын да җитәкли алыр идем», - дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading