Шәһри Казан

Россия Президенты Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады. Указ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган...

Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады.

Указ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия белән, Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннарына җидешәр мең сум күләмендә акча түләнәчәк.

Алты айдан да кимрәк эшләмәгән тыл хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнарга, нацистлар концлагерьлары, төрмәләре һәм геттоларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннарына, указ нигезендә, өчәр мең сум акча биреләчәк.

Түләүләрне Россия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары алачак.

Реклама

Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: