16+

Россия студентлары "Аҗаган"да очраша

16-20 октябрь көннәрендә Казанның «Патриот» Республика үзәгендә Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 350 студент "Аҗаган. Хезмәткә һәм илне сакларга әзер (ГТО)" форумында катнаша.

Биш көн дәвамында студентлар чын солдатлар шикелле казарма шартларында яшиячәк. Форумда яшьләр стройда җыр башкару, автомат сүтеп-җыю, начар һава торышы шартларында мылтыктан ату һәм кросс узу кебек ярышларда көч сынаша. Шулай ук студентлар робот-тренажорда беренчел ярдәм күрсәтү өлкәсендә белемнәрен күрсәтә һәм ГТО нормаларын тапшырачак. Күңел ачу өчен профессиональ пейнтбол, мини-футбол уеннары мәйданчыгы әзерләнгән. Биредә беләктәге көчне генә түгел, акыл көчен дә сынап карый яшьләр. "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены, патриотик рухта оста итеп шигырь сөйләү кебек ярышлары каралган моның өчен.

Фото: t7-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading