16+

Рөстәм Мииңнеханов биш балалы ике әнигә “Ана даны” медале тапшырды

Казанда башланган «Ана бөеклеге» дүртенче бөтенроссия форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Мииңнеханов Татарстаннан ике әнигә "Ана даны" медале тапшырды.

Рөстәм Мииңнеханов биш балалы ике әнигә “Ана даны” медале тапшырды

Казанда башланган «Ана бөеклеге» дүртенче бөтенроссия форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Мииңнеханов Татарстаннан ике әнигә "Ана даны" медале тапшырды.

Аның берсе - Сарман районыннан биш бала әнисе Наталья Дубинина, икенчесе шулай ук биш сабый әнисе Балтач районының Нөнәгәр авылыннан Зөлфидә Тлякова. Зөлфидә ханым "ШК" журналистлары белән бәхетле әни булу серләре белән дә уртаклашты.

Рафил абый белән Зөлфидә апа биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Иң олы кызларына бүген 25 яшь, кечкенәләренә 3яшь ярым. Равил абый балта остасы булгач, балаларын кечкенәдән агач эшләренә өйрәтеп үстергән. Балаларны хезмәт аша тәрбияли Тляковлар. Зөлфидә апа исә инде 25 ел балалар бакчасында эшли. Гаилә дус тату яши. Бәйрәм табыннарында беркайчан да хәмер куелмый, ир-атлар арасында да тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр кулланучылар юк. Зөлфидә апаларның шушы көннәрдә генә беренче оныклары да туган әле.

- Оныгымны күргәч, үземнең дә бала алып кайтасым килеп китте. Кызларыма да күп балалар табыгыз, дим. Күпбалалы гаиләдә һәрчак күңелле ул, балалар бердәм булып үсә. Бер-берләренә ярдәм итәләр. Безнең дә олыраклары кечкенәләрен карарга ярдәм итте. Айфонын да алып бирде, акча мәсьләсе бер бала белән генә чикләнергә сәбәп түгел, Ходай үзе юнен бирә ул. Һәр бала үз ризыгы белән туа, - ди Зөлфидә апа. Әни өчен иң зур бәхет ул ире белән тигезлектә, татулыкта сәламәт, бердәм балалар үстерү.

Фото:sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading