16+

Рөстәм Миңнеханов: «Без Сабантуй аша үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне, уңганлыгыбызны күрсәтәбез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе татарларын Сабантуй бәйрәме белән котлады.

- Сабантуй татар халкы өчен генә түгел, бөтен Россия күләмендәге зур бәйрәмгә әверелде. Быел ул илнең 57 төбәгендә, 27 чит илдә үтте. Һәр җирдә дә аны яратып кабул итәләр. Без Сабантуй аша үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне, уңганлыгыбызны күрсәтәбез, - диде Рөстәм Минеханов. Президент Сабан туен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Татарстан халкына, Түбән Кама шәһәренә һәм Түбән Новгород өлкәсенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Республика башлыгы өлкә губернаторы Валерий Шанцев белән Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе кул эшләре күргәзмәләре белән танышты, Түбән Кама шәһәре әзерләгән татар утарында кунак булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading