16+

Рөстәм Миңнеханов: “Җиңүче Татарстан укытучысы булса да, без каршы түгел”

Россиянең иң яхшы укытучылары бүген Казанга җыелды. Илнең төрле шәһәр-төбәкләреннән килгән 77 мөгаллим "Ел укытучысы - 2015" исеме өчен көрәшәчәк.

Рөстәм Миңнеханов: “Җиңүче Татарстан укытучысы булса да, без каршы түгел”

Россиянең иң яхшы укытучылары бүген Казанга җыелды. Илнең төрле шәһәр-төбәкләреннән килгән 77 мөгаллим "Ел укытучысы - 2015" исеме өчен көрәшәчәк.

Бәйгенең финалы Казанда узу үткән елны шушы конкурста җиңү яулаган якташыбыз Алла Головенькина белән бәйле. Финал, традиция буенча, җиңү яулаган мөгаллимнең туган җирендә уздырыла.

Г.Камал исемендәге театр бинасында узган "Ел укытучысы - 2015" бөтенроссия конкурсының ачылыш тантанасында Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов билгеләп узганча, бәйге ел саен Укытучылар көне алдыннан үткәрелә.

- Бу иң яхшы, иң мөһим һәм иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Быел әлеге көнне илленче тапкыр билгеләп узачакбыз. "Ел укытучысы" конурсы исә егерме бишенче тапкыр үткәрелә. Сезнең һәрберегезне җиңүче дияргә мөмкин, финал этабында катнашучы һәр мөгаллим үз төбәге, үз республикасының җиңүчесе. Сезне алда катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы бәйге көтә. Барыгызга да уңышлар телим, - диде министр залга җыелган укытучыларга. Дмитрий Ливанов чараны оештырган Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтен дә белдерде.

Бәйге катнашучыларын сәламләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйгедә көндәшлекнең көчле булачагын, Татарстан укытучысы кабат җиңүче була калса, каршы булмаячагыбызны әйтте.
Быел Татарстан республикасы данын Казанның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова яклаячак, ул Юдино бистәсендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 151 нче мәктәптә укыта. Финал этапларының I һәм II туры Казанның 177 нче мәктәбендә уза. Конкурсантлар дәресләр, үз белем бирү проектларын күрсәтәчәк, педагогик советта катнашачаклар. 2 октябрьдә, II тур нәтиҗәләре буенча, "Ел укытучысы-2015" исеменә дәгъва кылучы иң яхшы биш мөгаллимне сайлап алачаклар. Төп җиңүче исә 5 октябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда билгеле булачак.


Лариса Орзалиева, Карачаево-Черкессия республикасы:
- Мин мәктәптә биология укытам. Укыту стажым 27 ел. Финалга эләгү җиңел булмады, әмма монда да сынатмамын дип уйлыйм. Яңа дуслар табасым, хезмәттәшләремнән яңа нәрсәләргә өйрәнәсем килә. Әлбәттә, борчылу да бар, дәрескә керер алдыннан укытучы болай да дулкынлана, ә монда бит бер дә белмәгән мәктәптә, бер тапкыр да күрмәгән укучылар алдында чыгыш ясыйсы бар.

Елена Кочетова, Мордовия өлкәсе, Саранск шәһәре:
- Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Җиңүдән бигрәк, минем кызыклы гына инновацион бер педагогик идеям бар, шуны хезмәттәшләрем белән бүлешәсем килә. Акыллы кешеләр белән аралашырга дип тә килдем.

Андрей Пархоменко, Ямало-Ненецкий автономияле округы, Муравленко шәһәре:
- Шушындый бәйгеләрдә катнашу ул безне бер урында таптанмаска, үз казаныңда гына кайнап ятмаска өйрәтә. Без монда килеп, хезмәттәшләребездән нәрсәгә дә булса өйрәнми калмыйбыз. Шул рәвешле без үзебез дә гел укып-өйрәнеп торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading