16+

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше үзенең акчасын кертсә, ул аңа төзелгән юлга, зиратка һәм башкаларга икенче төрле карый»

Рөстәм Миңнеханов: «Кеше үзенең акчасын кертсә, ул аңа төзелгән юлга, зиратка һәм башкаларга икенче төрле карый»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районының 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган район советы утырышында катнашты. Президент чыгышында ирешелгән уңышларга да, төрле өлкәләрдә җитди җитешсезлекләргә дә тукталды.

Чыгышында ул утырышка кадәр берничә объектта булганын искәртеп: "Безнең территория өчен балык җитештерү әлегә бик үк хас түгел, әмма мин бу перспективалы проект һәм аны хупларга кирәк дип саныйм. "Ак Барс" холдингының заманча кошчылык комплексы да бик ошады. Бу проектлар бик перспективалы һәм яхшы нәтиҗә бирәләр дип уйлыйм", - диде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында тулаем республика буенча социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында да сөйләп үтте. Тулаем алганда, ул районда позитив үзгәрешләр шактый булуын билгеләп узды. "Төзелеш, төзекләндерү эшләре бара, инвесторлар да җәлеп ителә, хәер, шәһәр яны районы булгач, резервларыгыз да зур. Авыл хуҗалыгы районы булсагыз да, җитди перспективалар бар", - дип ул кайбер мәсьәләләргә игътибар юнәлтергә кушты.

Президент "Ак Барс холдинг" агросәнәгать комплексы бәрабәренә районның, тулаем алганда, начар күренмәвен, әмма агросәнәгать комплексы буенча йомгак рейтингына караганда 25 урында булып, позицияләрен начарайтканнарын әйтте. "Потенциал бар дип саныйм, игътибар юнәлтү кирәк", - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү күләмнәренә тукталды. "Сез хәзер тәүлек саен 51 тонна сөт җитештерәсез. Әтнә районын алсак, 178 тонна, район кечерәк булса да, өч тапкыр күбрәк сөт бирә, Сабада 141 тонна, Кукмарада 200 тонна. Гәрчә, мин Питрәчнең күп кенә районнары өчен бу мәсьәләдә үрнәк булганын, монда сезгә өйрәнергә килгәннәрен хәтерлим. Бу мәсьәләгә игътибар кирәк", - диде.

"Сезнең төп хәзинәгез - җирләр. Аларны акылсыз таратып, җир беркайчан артмаячак, - дип Президент авыл хуҗалыгы җирләренә игътибар итәргә кушты. - Авыл хуҗалыгы җирләрен башка формаларга күчерүгә, ниндидер производстволарга мин каршы түгел, әмма сездә күп кенә җирләр күчерелгән дә, ә файдасы юк. Алар йә авыл хуҗалыгы, йә торак төзелеше, йә сәнәгатьтә файдалану өчен эшкә җигелми".

"Мин производстволар булдыру ниятләрегезне хуплыйм, әмма әгәр бу кешеләр көн саен килеп-китеп йөрсәләр, алар керемгә салым түләмәячәк, ә сез балалар бакчалары, мәктәпләр, аларның сәламәтлеге өчен җавап бирәчәксез. Әгәр эш булмаса, торак кына төзесәгез, сез кире нәтиҗә алачаксыз", - дип Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләргә игътибарлы булырга һәм баланс тотарга кирәклеген искәртте. Аның фикеренчә, торак төзегән җирдә сәнәгать мәйданчыклары булырга тиеш. "Анда кешеләр эшкә урнашыр, ә сездә керем базасы булыр иде. Бу керем базасы бурычларны хәл итәргә булышыр иде", - дип ул 789 гектар авыл хуҗалыгы җиренең тиешенчә кулланылмавын билгеләп үтте. "Әгәр бу җир тиешенчә файдаланылмаса, кире авыл хуҗалыгына тапшырырга кирәк. Производство булмаган өстенә акылсыз рәвештә торак төзүнең кирәге юк", - дип саный ул.

Президент Питрәчнең кече хуҗалык формалары буенча республика күләмендә 33 нче урында булуын билгеләп үтеп, бу мәсьәләгә игътибар итүне сорады. Президент районда 14 гаилә фермасы гамәлдә булуын, 2016 елда нибары 4 мини ферма төзелүен билгеләп үтте. "Кукмараны алсак, анда 43, Мамадышта 107. Ягъни, сез бу мәсьәләләрдә калышасыз, димәк, эшләп бетермисез. Бу авыл җирлекләре башлыкларына да кагыла. Авыл җирлекләре белән эшчәнлекне җанландырырга кирәк. Продукция булмаса, авылның киләчәге юк", - дип Рөстәм Миңнеханов муниципаль җирлекләр белән эшне активлаштыруга күрсәтмә бирде.

Республика җитәкчесе кече бизнес буенча районның 37 нче урында булуын әйтте. "Зур сәнәгатегез дә юк инде. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес үсеше өчен потенциал бик зур, сәнәгать мәйданчыгыгыз бар, анда ике генә резидент. Рәфкать Кантюков сезгә газ күпме кирәк булса, шуның кадәр бирә. Әнә Лаеш инвесторлар өчен газ сорый. Сезнең географик хәлегез берние белән дә ким түгел. Инвесторларны җәлеп итү буенча активрак эшләргә кирәк. Бу торак төзелеше буенча стратегиягезгә дә яхшы булачак, Казаннан күпмедер кешенең күченеп килүе өчен дә яхшы булачак. Монда яшәп эшләсеннәр", - диде. Икътисад министры Артем Здуновка мөрәҗәгать итеп: "Потенциал зур, ярдәм итәргә кирәк", - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов үзара салым буенча эшне җанландырырга кирәк дип саный. "26 млн сум җыелган, бу коралны кулланырга, кешегә аңлатырга кирәк. Гражданнар җыйган 1 сумга 4 сум бирәбез, беркайда андый нәрсә юк. Күп кенә районнар моннан яхшы файдалана. Кеше үзенең акчасын кертсә, ул аңа төзелгән юлга, зиратка һәм башкаларга икенче төрле карый. Мин шушы сорауларга игътибар сорыйм", - диде.

Президент мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитешсезлекләрне тәнкыйть утына тотты. "Тулаем алганда, перспективалар бар. Кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә кирәк. Алла боерса, икенче елга килербез, нинди үзгәрешләр булуын карарбыз", - дип чыгышын тәмамлады.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading