16+

Рөстәм Миңнеханов: «Комплексны саклап калу зарур, ул Казан өчен тарихи әһәмияткә ия, аның тарихын һәм архитектурасын чагылдыра»

Рөстәм Миңнеханов: «Комплексны саклап калу зарур, ул Казан өчен тарихи әһәмияткә ия, аның тарихын һәм архитектурасын чагылдыра»

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Зур Кызыл урамындагы "1840 елгы торак йорт" республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты санала. 1840 елда бу бинаны атаклы архитектор Фома Петонди проектлаган. Бина төп йорт, флигель һәм ишегалдыннан тора. 2005 елда ул ишелгән булган. Хәзер юкка чыккан объектны проектлау һәм тергезү эше алып барыла. Президентка шул ук Зур Кызыл урамының 10 нчы йорт янында 8,6,4 нче флигельләр торганы турында хәбәр иттеләр, алар да сакланмаган. Әмма алар турында тулы архив материаллары бар. Инвестор әлеге биналарны да тергезергә тәкъдим итә. Әлеге флигельләрнең Казан Богородица Соборына якын булуы аеруча әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов Рәхмәтуллин - Кави Нәҗми - Профсоюзлар - Муса Җәлил урамнары киселешендәге объектлар комплексын да карады. Бүгенге көнгә бөтен биналар да авария хәлендә. Кичектергесез ремонт эшләре таләп ителә. Президент сүзләренчә, биналарны тулысынча җимерелүен көтмичә, тергезү эшләре турында карар кылырга кирәк. Реставрация эшләре зур күләмдә фнинанслар таләп итә. Әлегә бер инвестор да проектка алынмаган.

- Комплексны саклап калу зарур, ул Казан өчен тарихи әһәмияткә ия, аның тарихын һәм архитектурасын чагылдыра, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Соңрак ул Волков урамындагы административ бина төзелешен карады. Объектның генераль подрядчысы - «Желдорипотека» ябык акционерлык җәмгыяте. Анда биш катлы бина һәм җир асты парковкасын төзү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading