Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов Курган предприятияләрендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганда эш визиты барышында дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ачык акционерлык җәмгыяте предприятиясендә булды. Татарстан делегациясе заводның җитештерү цехлары белән танышты. Бүгенге көндә "Синтез" ачык акционерлык җәмгыяте - Россия фармацевтика тармагындагы иң эре инновацион берләшмәләрнең берсе. Биредә халыкара җитештерү стандартларына туры килгән эш алып барыла, югары сыйфатлы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганда эш визиты барышында дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ачык акционерлык җәмгыяте предприятиясендә булды. Татарстан делегациясе заводның җитештерү цехлары белән танышты.

Бүгенге көндә "Синтез" ачык акционерлык җәмгыяте - Россия фармацевтика тармагындагы иң эре инновацион берләшмәләрнең берсе. Биредә халыкара җитештерү стандартларына туры килгән эш алып барыла, югары сыйфатлы күп төрле продукция җитештерелә. Берләшмә 300 төрдән артык әзер дару препаратлары җитештерә, авыл хуҗалыгы һәм ветеринария тармагы өчен дә кирәкле препаратлар чыгара.

2014 елда "Синтез" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстанны 6 млн. сумнан артыграк бәягә препаратлар белән тәэмин иткән. Рөстәм Миңнеханов, "Синтез"ның Татарстандагы "Татхимфармпрепараты" берләшмәсе белән хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә кирәклеге турында фикерен җиткерде.

Реклама

Фото president.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: