16+

Рөстәм Миңнеханов: «Милли сәясәтнең асылы – Татарстан халыкларының милли йөзләрен сакларга ярдәм итү»

Рөстәм Миңнеханов: «Милли сәясәтнең асылы – Татарстан халыкларының милли йөзләрен сакларга ярдәм итү»

Татарстан Россиянең яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәкләренең берсе булып кала бирә. 2011-2015 елларда республикага килүче мигрантларның саны 1,7 тапкырга арткан, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

- Миграция cәясәтендә республика һәм муниципаль дәрәҗәдә торган төп бурыч - Татарстанга килгән кешеләрнең социаль-мәдәни яктан адаптацияләнүе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кешегә үзен күрсәтергә, тел һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау тискәре күренешләрне булдырмаска ярдәм итә. Татарстан күпмилләтле республика, ул элек тә шулай иде, хәзер дә, киләчәктә дә шулай булачак. Төбәктә милли сәясәтнең асылы - Татарстан халыкларының милли йөзләрен саклауга булышлык күрсәтү. Әлеге эш һәр дәрәҗәдә актив башкарылырга тиеш. Милләт һәм динара дуслыкның, республикадагы тынычлыкның нигезе шуннан тора", - дип искәртте Татарстан Президенты.



Бүгенге көндә Татарстанда профильле өч программа һәм тагын алты өстәмә программа гамәлгә ашырыла. Аларның бер өлеше быел тәмамлана.
- Бу киләчәк чорга яңа бурычларны билгеләргә кирәклеген аңлата, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев фикеренчә, соңгы елларда республика шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең этник составы үзгәреп тора. Сәсәбе - миграция процессларында. 2011 елда республикагага 131 чит ил гражданы килгән булса, 2015 елда бу сан 225 мең җиткән. Элек Татарстанга килүчеләр шәһәрдә төпләнеп калсалар, бүген алар һәр муниципаль районда да бар.

- Димәк, милли сәясәт һәр район өчен актуаль булып тора, - диде ул.
Килүчеләрнең социаль-мәдәни адаптация мәсьәләсен хәл итүдә Татарстанның этномәдәни оешмалары зур роль уйный. Андыйлар республикада ике йөз, милли-мәдәни оешмалар исә - 177. Республика шәһәрләрендә Татарстан халыклары ассамблеясенең ике филиалы һәм сигез вәкиллеге эшли. Җиде районда Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Якын киләчәктә алар Мамадыш, Алабуга, Азнакайда да барлыкка киләчәк.
Татарстанда конфессияара дуслыкка, халык һөнәрчелеге үсешенә, шулай ук яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Китапханәләр челтәре дә сакланган. Республикадагы 1526 китапханә фондының дүрттән бер өлешен төбәктә яшәүче халыклар телендәге китаплар алып тора. Бу Россиядә иң яхшы күрсәткеч. Киләсе елга китапханәләргә шундый 17 мең китап сатып алынып таратылачак.

Татарстанда яшәүчеләрнең туган телләрен саклау да - актуаль мәсьәләләрнең берсе.
- Республика мәктәпләрендә балалар татар һәм рус телләрендә генә түгел, чуваш, мари, удмурт, мордова телләрендә дә белем ала. Башкорт телендә өйрәнәләр, - дип белдерде премьер-министр.

Аның чыгышыннан соң Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев:
- Әйбәт материал әзерләнгән, әмма кайбер урыннарында сорау туа. Менә Азнакай районы халкының 86 проценты татар, туган телләрендә исә 25 проценты гына укый. Мондый районнар күп һәм аңа игътибар итәргә кирәк. - диде.
Рөстәм Миңнеханов та аны хуплап алды.
- Минтимер Шәрипович авырткан урынга кагылды. Без гел туган тел турында сөйләп киләбез. Ә район җитәкчеләре бу өлкәдә эшләп җиткерми, - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading