16+

Рөстәм Миңнеханов: «Православие, ислам белән беррәттән, аерым бер урынны биләп тора»

«Безнең бурыч - конструктив конфессияара багланышларны саклап калу һәм ныгыту» - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» комплексында узган Православие җәмәгатьчелеге форумында әнә шулай дип белдерде. Форум Татарстанда православие дине үсешенә этәргеч бирү, дәүләт-дин үзара бәйләнешләренең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, диннәрара татулыкны ныгыту максатын күздә тота.

«Бүгенге чорда күзәтелгән каршылыклар шартларында рухи кыйммәтләргә, дини культураларга ярдәм итеп тору аеруча актуаль. Татарстанда барлык диннәрнең үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылып килә. Православие, ислам белән беррәттән, тарихи күзлектән аерым бер урынны биләп тора», - дип белдерде үзенең сәламләү сүзендә Президент. Ул дини объектлар төзелеше, төзекләндерү, аларны үзгәртеп, яңартып кору юнәлешендә эш күләменең зур булуына ишарәләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда соңгы биш елда яңа 138 храм сафка баскан, тагын 39ы төзелеш стадиясендә. Хәзерге вакытта «Мирас-Наследие» озак вакытка исәпләнгән максатчан программасы һәм «Яңарыш» Республика фонды линиясе буенча Свияжск утрау-шәһәрендә алып барыла торган киңкүләм эш тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуны, яңа инфраструктура объектлары төзелешен үз эченә ала.
Республика җитәкчесе проблемаларга да тукталды. Ул узган елда чиркәүләргә ут төртү белән бәйле күңелсезлекләрне искәртеп үтте. «Татарстанлылар бертавыштан әлеге хәлләргә ачынуын җиткерде, диннәрара татулыкны бозарга теләүчеләрнең нияте чынга ашмады. Әлеге вакыйгалар, киресенчә, тагын да берләштерде. Мөселманнар беренче булып ярдәм кулын сузды», - дип белдерде ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Мамадыш районында яндырылган чиркәүнең торгызылган бинасын 12 июльгә Питрау бәйрәменә, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарындагы дин йортларын 30 августта файдалануга тапшыру ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading