16+

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең икътисади тотрыклылыгын көчәйтүгә багышланган Россия Дәүләт советы президиумы утырышында катнашты. Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин алып барды. - Хәзерге икътисади шартларда өстән кушканны көтәргә кирәкми, - диде Владимир Путин, төбәкләрнең мөстәкыйль рәвештә дә кыю адымнар ясарга тиешлегенә басым ясап. Россия президенты әйтүенчә, төбәкләрнең бюджетын сукырларча...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең икътисади тотрыклылыгын көчәйтүгә багышланган Россия Дәүләт советы президиумы утырышында катнашты.

Киңәшмәне Россия Президенты Владимир Путин алып барды.

- Хәзерге икътисади шартларда өстән кушканны көтәргә кирәкми, - диде Владимир Путин, төбәкләрнең мөстәкыйль рәвештә дә кыю адымнар ясарга тиешлегенә басым ясап.

Россия президенты әйтүенчә, төбәкләрнең бюджетын сукырларча кыскартырга ярамый, һәр мәсьәләгә шәхси караш булырга тиеш. Федераль хөкүмәт икътисад белән социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән антикризис планын тормышка ашыруга керешкән инде.

- Төбәкләр шундый планнарны үзләрендә булдыра яки булдыргандыр да. Андагы эш алымнары, чаралар ярдәмендә кирәкле нәтиҗәгә ирешеп булыр, дип ышанам, - диде Владимир Путин.

Россия Президентының фикерен сүзен-сүзгә диярлек Рөстәм Миңнеханов февраль башында ук әйткән иде инде.
Без Мәскәүнең нидер майтарганын көтәргә тиеш түгел, үзебезгә дә эшләргә кирәк, - дигән иде ул.

Ул вакытта Татарстан лидеры республиканың Икътисади советы каршында һәм барлык районнарда кризиска каршы штаб оештырырга да боерык бирде.

Аннан килеп, кризиска каршы чаралар Татарстанда инде узган ел ук күрелә башланган иде. Әйтик, халык азык-төлекне арзанрак бәядән сатып ала алсын өчен шимбә саен кече ярминкәләр уздырыла. Апрелҗгә кдаәр дәвам иттереләчәк бу ярминкәләрдә сатылучы барлык продукөия Татарстанда җитештерелгән.

Сүз уңаеннан
Татарстанның Министрлар Кабинеты республика икътисадының үсешен һәм социаль тотрыклыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән мөһим чаралар планын раслады. Әлеге план үз эченә икътисадый үсеш активлыгына, импортны алмаштыруга, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүгә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә кагылышлы 95 чараны алган. Аларны тормышка ашыру өчен 2015-1017 елларда 36 миллиард сумнан артыграк акча каралган. Аның 4,7 миллиарды федераль бюджеттан, 13 миллиардка якыны республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан, 19 милиардтан артыграгы - бюджеттан тыш чыганаклар.
Исегезгә төшерик, Россия хөкүмәте кризиска каршы план раслап (2 трилион сумлык чаралар), өлкәләргә дә шундый ук план әзерләргә кушкан иде.

Фото: www.kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading