Яңа идеяләр, тәҗрибә уртаклашу, узган елга йомгак, киләчәккә планнар... 7 декабрьдә Казанда башланып киткән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены 700ләп эшмәкәрне бер урынга җыйды. Форумда Болгария, Казахстан, Польша кебек барлыгы 28 чит илдән, шулай ук Россиянең 66 төбәгеннән эшмәкәрләр катнашты. Татарстаннан читтә яшәүче татар эшмәкәрләрен берләштерү максатыннан оештырылган әлеге форум быел...
Ярминкәләр авылларга да кирәк
Беренче көнне форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Анда узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе елга эш планы кабул ителде. Шулай ук Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Йонысов, Ульяновск өлкәсе «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов һәм башка делегатлар тирән эчтәлекле чыгышлар ясады. Тагын бер күңелле яңалык: Ненец автоном округыннан «Туган як» оешмасы, Кырым төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Бөтендөнья татар конгрессына кабул ителде.
Форум кысаларында татар эшмәкәрләре Татарстандагы бизнес, туризм индустриясе, кунакханә бизнесы үсеше, IT-индустриядә инновацион проектлар турында фикер алыштылар. «Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар» темасына фикер алышу мәйданчыгында, мәсәлән, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең мөһимлегенә басым ясалды. Бу ярминкәләрне авыл җирендә ясау да файдалы булыр иде, дигән фикер әйтелде. Моны Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов үз мисалында дәлилләп тә күрсәтте. Эшмәкәр - Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылыннан. Авылда 1200ләп кеше исәпләнә. Тырыш, уңган халык яши Төмәнәктә. Эшмәкәрләр күп, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Фәнир Галимов үз авылында ярминкә оештырып караган. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар анда башлыча үзләре җитештергән сөт продукциясен тәкъдим иткән. Ни хикмәт, барлык товарлары да сатылып беткән. Ярминкәне авылда кабат оештырырга уйлыйлар икән. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү өлкәсендә Татарстан үрнәк булырлык, ул үз халкын гына түгел, чит төбәкләргә сатарлык күләмдә дә продукция җитештерә. Быел гына да игенчеләр 4 миллион 27 мең тонна икмәк җыеп алды.
«Татар тур» татарларны берләштерәчәк
Җыенның икенче көнендә - кичә «Корстон» күңел ачу үзәгендә Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышы узды. Татарстанның инновацион проектларыннан аллея да ясалган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп:
- Кая барсак та, милләттәшләребез белән күрешергә тырышабыз. Татарларны берләштерү өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы зур эш алып бара, бу эшкә татар эшмәкәрләре дә кушылса, милләтебез тагын да ныгыр иде. Мәдрәсәләр, мәчетләр салдыру, Сабан туйларын уздыру эшендә эшмәкәрләрне җәлеп итәргә кирәк. Татарстан мөмкин кадәр ярдәм кулы сузарга, уртак хезмәттәшлеккә әзер. Сезнең күбегез үрнәк, бу үрнәкне бөтен дөнья буйлап танытырга кирәк, - диде президент.
Пленар утырышта яңгыраган чыгышлар арасында Кырым татарлары конгрессы җитәкчесе Альтин Гулливерның проекты президентка да хуш килде. Кырым татарлары «Татар тур» халыкара туристик маршрут булдыру проектын тәкъдим итте. Барлык татарларны берләштерү, дөньяга татарның мәдәниятен, төрек-татар цивилизациясен таныту максатында, әлеге тур файдалы булыр иде, туристларны да җәлеп итәр иде дип саный Альтин Гулливер. Әлеге туристик маршрут татар яшәгән истәлекле урыннар аша узачак: Кырымдагы Бакчасарай, Төркия, Казан Кирмәне дисеңме. Кыскасы, бу проектны хуплап, Татарстан Президенты аның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотарга кушты.
Форумда катнашучылар өчен мәдәни күңел ачу чаралары да каралган иде. Кунаклар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Казан» бию ансамбленең «Казан хәзинәсе» тарихи-хореографик спектаклен карады, татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. «Майский» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең теплица комбинаты һәм «Химград» технополисы объектларына сәяхәт итте.
Бер очрашу - бер гомер
Бүген Россиянең һәр төбәгендә үз эшен ачкан татар эшмәкәрләре бар. Еш кына алар авылны саклап калучы, милләтне үстерүче лидерләр рәтендә. Татар эшмәкәрләрен берләштерү, алар арасында ныклы элемтә булдыруда форумның роле зур. Дөрес, эшмәкәрләр татар авылларын берләштергән Татар-авылы.рф сайтында да еш аралаша. Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итүенчә, бу сайтта авыл хуҗалыгы, фермерлык, бакчачылык һәм башка темалар хакында мәгълүмат алырга, дөнья буйлап сибелгән татар эшмәкәрләре җитештергән әйберләр белән танышырга була. Сайт ярдәмендә турыдан-туры товар сатып алу мөмкинлеге дә булдырылган. Сайтта татар авыллары тарихы да чагылып бара. Узган айда гына да 750 татар авылы хакында мәгълүмат урнаштырылган. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Пенза өлкәсе, Чувашия, Түбән Новгород, Самара, Волгоград өлкәсе авылы тарихлары да бар. Сайт аша аралашу бер нәрсә, ә күрешеп сөйләшү, тере аралашу икенче, әлбәттә. Бер күрешү - бер гомер, диләрме әле? Бүген җыенда катнашучылар киләсе елда да Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында очрашу нияте белән таралыштылар.
Талип Әбүбәкеров, «Мордовия татарлары» хәйрия фонды директоры:
- «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында еш катнашмасак та, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Мордовиядә 350 меңләп татар яши дип исәпләнә. Аларның 50 меңгә якыны Саранск шәһәрендә яши. Эшмәкәрләрнең күбесе авыл хуҗалыгы, сәнәгать, туристлык өлкәсендә эш алып бара. 2013 елда бездә хәләл продукция җитештерүчеләрне бергә туплаган «Дуслык» ассоциациясе оешкан иде. Төп максат - Мордовия татарларын бергә туплау. Әлеге берләшмә каршында Мордовия мөселманнары хәйрия фонды барлыкка килде. Фонд ярдәмендә, авылдагы мәчетләрне карап торалар, балалар йортларына ярдәм күрсәтәләр. Әйтик, Ялгы балалар интернатына һәр шимбә 15 кило пилмән, тәм-томнар илтәбез. Саранск шәһәрендә яхшы укучыларга ай саен 1 мең сум күләмендә өстәмә пенсия түләп киләбез. «Дуслык» ассоциациясенең Бөтендөнья татар конгрессына кабул ителүен телибез. Татарлар бер-берсен күрергә, ишетергә тиеш.
Кадиминур Таһиров, Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәре җирле татар миллимәдәни мөхтәрияте рәисе:
- Магнитогорск шәһәрендә 40 меңгә якын татар яши. Бездә татарның генофонды җыелган дисәң дә була. Сөрген елларында безгә 500ләп мулла сөрелгән дип сөйлиләр иде. Шәһәрдә татар телен үстерүгә зур игътибар бирелә. «Тартарико» тарих клубы уңышлы эшләп килә. Чиләбе турында китаплар басыла. Төрле мәдәни чараларда да актив катнашабыз. Бу эштә эшмәкәрләребезнең ярдәме зур. Бездән бу юлы форумга 12 делегат килде. Эшмәкәрләр җитештергән продукция сыйфаты ягыннан көндәшлеккә сәләтле. Алай гына да түгел, «КоМПЭЛ-СТИ» компаниясе яңа инновацион техника ярдәмендә җитештергән эшләнмәләргә тиңнәр юк. Аны Кытайда тәкъдим иткән вакытта, 300 градус эсседә янмый, 60 градус салкында катмый торган продукцияне күреп, күпләр гаҗәпләнде. Хәзер бу продукцияне җитештерү буенча Казанда да нокталарыбыз ачылды.
Руслан Юмачиков, Төмән татар эшмәкәрләренә теләктәшлек күрсәтү берләшмәсе башкаручы директоры, Төмән:
- Төмәндә 330 мең татар исәпләнә. Бу юлы бездән җыенда алты делегат катнаша. Тере аралашу, тәҗрибә уртаклашу файдалы. Төмәндә эшмәкәрләр нефть белән бәйле өлкәләрдә эшлиләр, шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы да алга киткән. Безнең эшмәкәрләр «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлек итә.
Илдус Дәүләтов, Оренбург өлкәсенең законнар җыены депутаты:
- Оренбургта барлыгы 160 меңләп татар исәпләнә. Барысы да дус, тату яшиләр. Форумда инде унынчы ел катнашам. Безнең эшмәкәрләр башлыча төзелеш, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертә. Әйтик, без бу юнәлештә Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Казаннан милли костюмнар, читекләр кайтартабыз, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның танылган хореографлары Оренбургта мастер-класслар уздыра. Яшьләрне Казанда укытабыз, кызганыч, күбесе Оренбургка кире әйләнеп кайтмый, башкалада төпләнеп кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар