16+

Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан төркеме үз сүзен әйтә белергә тиеш»

Сентябрьдә узачак сайлауларда Дәүләт Думасына Татарстаннан республика мәнфәгатьләрен яклауны максат итеп куйган төркем тәкъдим ителергә тиеш, депутатларның төп бурычы - халык ихтыяҗын канәгатьләндерү, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта ул бүген Казан Кремлендә әйдәп баручы телевидение каналлары җитәкчеләре белән очрашу вакытында әйтте.

18 сентябрьдә VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. "Бердәм Россия" партиясе исемлегенең республика төркемен Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Бу карар Мәскәүдә узган партия съездында кабул ителгән иде. Бездән исемлеккә 14 кандидат керде һәм 6 кандидат бер мандатлы округлар буенча тәкъдим ителде. Президент фикеренчә, Татарстанны тәкъдим итәчәк бердәм төркемдә үз эшенең осталары тупланган булуы шарт.
"Бу - тәҗрибә туплаган, яхшы мәктәп узган, абруйлы кешеләр. Һәрбер депутат мандатына хокукын татарстанлылар файдасына эшләнгән гамәлләре белән расларга тиеш. Татарстан төркеме үз сүзен әйтә алсын" - Президенттан таләпләр шундый.
- Бүген Татарстанда хакимият вәкилләре яхшы эшли, дип саныйм. Без үзебезгә кадәр булган кыйммәтләргә, тәҗрибәгә нигезләнәбез, бу флагны алга алып барабыз. Шундый итеп алып барабыз: Татарстан Россия күләмендә бөтен яктан да лаеклы күренә. Төп критерийлар - тормыш сыйфаты, демография, медицина хезмәтләре сыйфаты, мәгариф дәрәҗәсе. Тик без болар белән генә канәгатьләнмәскә тиеш. Катлаулы бурычлар куеп, һәрвакыт ярты адымга булса да алдарак барырга кирәк. Безнең критерийлар, индикаторбыз - ул дөньякүләм дәрәҗә, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading