16+

Рөстәм Миңнеханов ялган экологларны чүп яндыру заводына алып барырга вәгъдә бирде

Рөстәм Миңнеханов ялган экологларны чүп яндыру заводына алып барырга вәгъдә бирде

Бүген Иннополиста Россия табигать күзәтчелеге идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Хлопонин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан янында төзелергә планлаштырылган чүп ягу заводы турында үз фикерләрен белдерде.

Александр Хлопонин билгеләп үткәнчә, әлегә халык белән бу мәсьәлә буенча элемтә булдырылмаган. "Фильмнар күрсәтергә, кешеләр белән сөйләшергә һәм бу эшнең кирәклеген аңлатырга кирәк", - диде ул.

Төзеләчәк оешманы ул технологик планда иң заманча завод дип атады. Ул иң югары экологик таләпләргә туры киләчәк. Татарстанның мондый завод төзүче пилот төбәкләр исемлегенә эләгүе очраклы түгел. Александр Хлопонин Татарстанны иң алдынгы төбәкләрдән, диде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык "ялган экологларны", иминлеген исбатлар өчен, һичшиксез, заводка алыр барып кайтачаклар.

Искәртеп узабыз, Россия Хөкүмәт вице-премьеры Казанга кичә эш сәфәре белән килде.



Татаринформ



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading