Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов: «Әйдәгез торак йортларга тикшерүләр үткәргән комиссияләр карарларыннан чыгып эш итик»

2017 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчеле»ге инспекциясе һәм төзелеш өлкәсендә хезмәт саклау нормаларын башкару буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 185 тикшерү үткәргән. «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы 18 оешманың әгъзаларын тикшергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ирек Фәйзуллин төзелеш комплексы оешмалары белән техника куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен саклау өлкәсендә эшне көчәйтергә, барлык кирәкле чараларны үткәрергә; контроль-надзор органнарына төзелеп килә торган объекталарны тикшерүне дәвам итәргә чакырган.

Ирек Фәйзуллин торакны планлы кертү буенча мәгълүмат белән таныштарган. Шулай итеп, 17 февральгә республикада файдаланышка 389,7 мең кв. м. яңа торак яисә 16,2 процент еллык план кертелгән.

Социаль ипотека программасы буенча 693 фатирлы 14 йорт кертелгән. Аларның барысының мәйданы 35 мең кв. м. тәкшил иткән. Шул исәпкә соңгы ике атнада 4,6 мең кв. м. мәйданлы 89 фатирлы 3 йорт та керә (Югары Ослан районы - 2, Лениногорск районы - 1).

Киңәшмә вакытында Рөстәм Миңнеханов республика гражданнарын яшәү өчен куркыныч торактан күчерү мәсьәләсенә бәйле берничә федераль массакүләм мәгълүмат чараларыннан яңгыраган тәнкыйтьне дә шәрехләгән. Рөстәм Миңнеханов барлык идарә тармакларына да бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кушкан. Ул барлык документларны җыярга, йортларга үткәрелгән тикшерү һәм экспертирза нигезендә йортны яшәү өчен куркыныч биналар фондына кертү турында актларны булдырырга кирәк дип саный.

"НТВ республикада яшәү өчен куркыныч торактан гражданнарны күчерү турында тәнкыйть тапшыру күрсәтте. Моңа каршы безнең исбатланган нәтиҗәләребез бар. Йортта яшәүчеләр үз йортларын яшәү өчен куркыныч дип санамаса, без аны тикшергәннән соң яшәү өчен куркыныч йортлар фондының күчерү программасыннан алдык. Программадан 1 меңнән артык йорт чыгарылды. Бу фондтан чыгарырга мөмкин булган һәр йорт соңрак торакны капиталь ремонтлау программасына кертелде. Бүген бу мәсьәлә буенча материалларны җыярга һәм гомумиләшетрергә кирәк. Әлбәттә, урамнан үтеп баручы һәркем "монда, бу йортта яшәргә мөмкин", - дип әйтә ала. Шулай итеп, бер кеше монда яшәргә мөмкин, ә калган 20 кеше мөмкин түгел дип уйлый. Ләкин моннан тыш, тагын махсус комиссияләр дә бар. Шуңа күрә, әйдәгез торак йортларга тикшерүләр үткәргән комиссияләр карарларыннан чыгып эш итик. Барлык кирәкле документларның һәм комиссия карарларының Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә һәм прокуратурада булуы әһәмиятле", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

"Татар-информ"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: