16+

Рөстәм Миңнехановны БДИдан 100 балл җыйган укучыларның читкә китүе борчый

Рөстәм Миңнехановны БДИдан 100 балл җыйган укучыларның читкә китүе борчый

Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйганнарның яртысы гына Татарстанда кала. Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышында шушы проблемага тукталды.

Бердәм дәүләт имтиханы сайлау иреген бирә, абитуриентның сайлау хокукы бар. Шулай да, үкенеп телгә алырлык нәрсәләр дә бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең югары уку йортларының җитәкчелеге, профессорлар иң яхшы абитуриентларны үзенә җәлеп итү буенча эшләргә тиеш. Без Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар белән очрашкан идек: 117 кешенең 50 проценты гына бездә калуын җиткерде, калганнар читкә китә. Безнең мәктәпләр әзерләгән иң-иңнәр читкә китә, 50 процент ул күп. Бу бездә югары уку йортлары начар дигән сүз түгел, әмма сез алар белән эшләмисез", - дип, Рөстәм Миңнеханов ректорларның имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәткән абитуриентлар язмышы белән якыннан кызыксынмауларына шелтә белдерде.

"Бөгелмәдән 3 предметтан 100әр балл җыйган бер кыз Мәскәүгә дә түгел, Самара медицина уку йортына киткән. Аның белән беркем очрашмаган да, сөйләшмәгән дә. Самарада начар дип әйтмим, ләкин без бит үз акыл ияләре өчен көрәшергә тиеш. Нигә Силикиновая долина бөтен дөньядан, тузан суыргыч кебек, үзенә талант ияләрен тарта соң? Ә сез кая карыйсыз? Сезнең уку йортлары ничек көндәшлеккә сәләтле булсын инде?! Иң мөһиме - студент, интеллект бит", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән бу уңайдан инде сөйләшү булганын шәрехләп, башка ректорларга да мөрәҗәгать итте.

"Андый "текә" булудан туктагыз! Сез мәктәпләрдәге барлык вазгыятьне белергә тиеш! Иң яхшыларын үзегезгә җәлеп итү ягын карарга тиешсез", - дип, Президент уку йорты вәкилләренә эшләрендә бу җитешсезлекне бетерергә кушты. "Алар киткән очракта да, без алар белән элемтәдә булырга, аннары үзебезгә кайтырга чакырырга һәм республика компанияләрендә эш белән кызыксындырырга тиешбез. Безнең компанияләргә дә перспективалы белгечләрне тәкъдим итә белү кирәк. Көч белән калдырырга димим, без кызыксындыра белергә тиеш. 50 процент абитуриент читкә китүе безне бер дә бизәми", - ди Рөстәм Миңнеханов.

"Университетларыгызга чакырыгыз, сөйләгез, күрсәтегез. Минемчә, нәтиҗәләр ясау кирәк", - дип ул бу юнәлештә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән дә киңәшләшергә кушты.

Президент, шулай ук, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Югары икътисад мәктәбе уздырган мониторингка тукталып, бюджет урыннарга кабул итү сыйфаты буенча иң яхшы 20 югары уку йорты исемлегенә безнең вузлар кермәвен дә әйтте.

"Бу егерме уку йорты абитуриентларының Бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача баллы шактый югары - 81дән 95кә кадәр", - ди Президент. Ул Казан технология университетын мисалга китереп, аның бюджет урыннарга күпләп кабул итүче Россия югары уку йортлары санына керүен, тик анда абитуриентлар тапшырган уртача балл 62 генә булуын билгеләп узды.

"Рейтингта безнең урыннар 34 нче позициядән генә башлана", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading