16+

Рөстәм Миңнеханов балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча яңа программа төзергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча 3-4 елга исәпләнгән комплекслы программа эшләргә кушты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый алым һәр лагерьны уңайлы һәм икътисади нәтиҗәле итү мөмкинлеге бирәчәк, диде Миңнеханов.

Шулай ук, бу программага нигезләнеп, лагерьларның сыйдырышлыгын арттыру планлаштырыла.

Гамәлдәге капиталь ремонт программасы балалар лагерьларын комплекслы яңартуны тәэмин итү мөмкинлеге бирми, бүлеп бирелгән акча бары тик аерым эшләргә генә җитә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Хәзер республикада 143 шәһәр яны лагерьлары эшли. Яшьләр белән балаларның ялы һәм тернәкләндерү республика программасы кысаларында 2018 елда төрле лагерьларда 218 мең 672 бала ял итте.

Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading