16+

Рөстәм Миңнеханов: «Иртәме-соңмы, «күләгәдән» чыгасы була»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзмәшгульләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Иртәме-соңмы, «күләгәдән» чыгасы була»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзмәшгульләре белән очрашты.

Хәтерләсәгез: моннан берничә атна элек киләсе елдан үзләренә эшләүчеләр өчен салым түләтү системасын кертү турында сүз чыккан иде. Финанслар министрлыгы белән Федераль салым инспекциясе илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзмәшгульле гражданнарга салым түләтергә җыена. Алар ышандыруынча, салым түләү процессы катлаулы булмаячак. Фәкать кесә телефонында махсус кушымтага теркәләсе һәм автомат рәвештә һәр табышыңнан акча түлисе генә була. Үзмәшгульле гражданнарга шәхси эшмәкәр булып теркәлергә дә кирәкми.

Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов журналистлар белән очрашуда әлеге уңайдан бизнес белән хакимият арасында диалог алып барулары, аерым алганда үзләренә акча эшләүчеләр белән очрашып сөйләшүләре турында сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, үзмәшгульләр белән өч ай дәвамында сөйләшүләр алып барылган. Шушы чор эчендә ун очрашу булган.

- Без бергә җыелып, аларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек, шәхси эшмәкәр булып китәргә нәрсә комачаулавын, нәрсәдән куркуларын, алга таба үсәр өчен нәрсә җитмәвен ачыкларга тырыштык. Дөресен әйтергә кирәк, күбесенең хакимият белән диалогка керәсе килми, - диде ул.

Ә үзмәшгульлеләрне борчыган сораулар күп булып чыкты. Сөйләшү башында ук Президент аларга үз фикерләрен курыкмыйча һәм шикләнмичә әйтүләрен, ачыктан-ачык сөйләүләрен, моның өчен исә салым инспекциясенең беркемне дә эзәрлекләргә җыенмавын әйтте.

- Иртәме-соңмы, “күләгәдән” чыгарга кирәк булачак, әмма ул һәр як өчен дә уңайлы булсын иде. Салым системасын җайга салу, аны дөрес юлдан җибәрү өчен без сезне ишетергә тиешбез, сезнең мәнфәгатьләрне истә тотып эшләү бик мөһим. Сезнең үзегезне һәм гаиләгезне тәэмин итүегезне аңлыйбыз. Шул ук вакытта законны да үтәргә кирәк. Сез әлегә яшьләр, киләчәктә пенсия турында да уйлыйсы була. Сез үзегезнең эшчәнлекне куркыныч астына куеп алып барасыз. Әлеге өлкәдә пилот төбәк буларак, безнең бурыч беренче чиратта үзмәшгульләр белән эшләү системасын гадиләштерү. Без моны үзара аңлашып эшләргә тиешбез, - диде ул.

Очрашуга төрле өлкәдә эшчәнлек алып баручылар килгән иде. Тимур Ногманов әйтүенчә, үзмәшгульлеләр категориясенә элек бала караучылар, репетиторлар, сиделкалар гына кертелеп каралса, хәзер аларның эшчәнлек төрләре шактый киң булып чыккан.
Активистларның берсе - Анна Колобова фитнес-нутрициолог булып эшли. Ул үзенең бизнесын интернет аша алып бара.

- Салымны да, эшем кебек үк, онлайн рәвештә генә түләү уңайлы булыр иде. Минем Салым инспекцияләрен, Пенсия фондларын эзләп, анда барып йөрисем килми, - ди ул.
Ул шулай ук Президенттан алты айга тест чорын үтәргә мөмкинлек бирүләрен сорады.
- Минем бер яңа проектым бар. Әмма аның акча китерәме-юкмы икәнен алдан белеп булмый. Шуның өчен алты айга салым каникулы бирсеннәр иде. Ул арада салым да түләтмәсеннәр, тикшерүләр дә булмасын. Әгәр дә уңышлы эшләп китә алам икән, мин салым түләргә риза, - диде ул.
Маникюр хезмәтен күрсәтүче Ольга Хисамованы салымның күпме булачагы кызыксындыра. Аның соравына җавапны Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин бирде.

 

- Физик затлар өчен – 4, юридик затлар өчен 6 процент булачак, - диде ул.
Үзенә сүз бирелүдән файдаланып, ул очрашуда катнашучыларга үзмәшгульлеләрнең җитди категория саналуын һәм аларның эшчәнлеген легальләштерү бурычы торуын сөйләде.
- Россиядә 13-20 миллион кеше үзенә эшли. Бу бик зур саннар. Шунлыктан үзмәшгульләр темасы хәзер аеруча актуаль. Бала караучылар, репетиторлар, сиделкаларга эшчәнлекләрен легальләштерергә куштык. Бер елга салым түләүдән азат иттек. Ә мма аның нәтиҗәсе булмады. Ил буенча нибары 1,5 мең кеше генә күләгәдән чыкты. Үзләренә эшләүче тугыз мең кеше арасында сораштыру уздырылды. “Легаль рәвештә эшләргә сезгә нәрсә комачаулый?” дигән сорауга алар, салым инспекциясе бусагасын таптау, күзәтчелек органнарының шәхси эшмәкәрләргә таләпләре күп булу, керемең күпме булуга карамастан акча ягыннан отышлы булмау һәм иминият түләвен атады, - диде ул.

Президент белән очрашучыларны да бу мәсьәлә борчый булып чыкты. Туй аксессуарлары эшләүче Айгөл Евдакимова да шәхси эшмәкәр булу өчен соңгы пункт комачаулавын әйтте.
- Пенсия фондына, керемең күпме булуга карамастан, елына 32 мең сум түләргә кирәк. Минем керемем алай ук зур түгел, моның кадәр акча түләү кыенга туры килә. Пенсия фондына түләүне ирекле итәргә яки сумманы киметергә кирәк, - диде ул.
Аның сүзен фитнес-пилмән җитештерүче Эдвард Галимов та җөпләде.
- Бәлки, беренче елны Пенсия фондына акча күчерүне мәҗбүри итмәскәдер. Минем киләчәктә шәхси эшмәкәр булып теркәләсем килә. Бу миңа бизнесымны үстерү, зуррак компанияләр белән эшләү өчен кирәк, - диде ул.
Тимур Солтанов кайчандыр шәхси эшмәкәр булган. Ике ел эшләгәннән соң, эшмәкәр буларак үзенең эшчәнлеген туктаткан.

- Мин мебельләр эшләү белән хәзер дә шөгыльләнәм. Фәкать үземә генә эшлим. Эшмәкәрнең күп вакытын хисаплар тутырып утыру ала. Исәпләп чыгардым: бер елның бер 25 көне хисап тутыруга китә. Үзмәшгульләр өчен хисап бирү булмасын иде, - диде ул.
Балалар кул эшләнмәләрен сатуны оештыручы Юлия Райнвайн исә легальләшүдән соң тикшерүләр генә түгел, штрафлар да барлыкка киләчәк дип саный.

- Кайвакыт барысы да тәртиптә булып бетмәскә дә мөмкин. Штрафның күләме юридик затлар дәрәҗәсендә булса, миллионнар да түләтергә мөмкиннәр. Без, әлбәттә, закон бозу ягында түгел. Шулай да үзләренә эшләүчеләрне штрафлар ягыннан юридик затлар итеп түгел, физик затлар сыйфатында теркәсеннәр иде, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларның барысын да тыңлап, аларның тәкъдимнәрен өйрәнеп, тагын бер фикер алышырга җыелачакларын хәбәр итте.
- Без сездә шәхси эшмәкәр булыр өчен мотивация булдырырга тиешбез, - диде ул.

Фото: president.tatar.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading