16+

Рөстәм Миңнеханов: "Кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин"

Янгыннарда үлем очраклары арткан. Ә бит аерым саклану чараларын куллансаң, үлем очракларын гына түгел, янгын очракларын да киметергә мөмкин!

Рөстәм Миңнеханов: "Кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин"

Янгыннарда үлем очраклары арткан. Ә бит аерым саклану чараларын куллансаң, үлем очракларын гына түгел, янгын очракларын да киметергә мөмкин!

Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

17 муниципалитетта янгын вакытында һәлак булганнарның саны арту күзәтелә, диде Рафис Хәбибуллин. «Ел башыннан Татарстанда 15 янгында төркемләп үлү очрагы булды. Янгында барлыгы 36 кеше һәлак булды», - диде ул киңәшмәдә.

Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика җитәкчелеге социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне йорт биләмәләрендә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру тәкъдимен хуплады.

Бер аппарат якынча 250 сум тора. Бүгенге көндә муниципаль районнарда 6 377 йорт биләмәсендә 12 291 җайланма урнаштырылган. Татарстан Президенты «Татмедиа»га янгынга каршы куркынычсызлык, шулай ук янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштыру турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча өстәмә эш башкарырга йөкләде.

«Бу андый зур акчалар түгел. Һәркем үз өендә шундый җайланма урнаштырырга тиеш. Бу кечкенә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырылачак, дип өстәде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading