16+

Рөстәм Миңнеханов: «Йөз кеше начар дип әйткән икән, димәк, моңа җирлек бар»

Бу атнада Президент җитәкчелегендә районнарның эшлеклелек климаты рейтингына нәтиҗә ясалды.

Рөстәм Миңнеханов: «Йөз кеше начар дип әйткән икән, димәк, моңа җирлек бар»

Бу атнада Президент җитәкчелегендә районнарның эшлеклелек климаты рейтингына нәтиҗә ясалды.

Главага кереп булмый

– Район башлыклары янына керү мөмкин түгел, – диде ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының тугызынчы утырышында «Витязь» футбол академиясенә нигез салучы Рөстәм Исмаилов.

Яшь эшмәкәр, балаларны спортка тарту ниятеннән, районнарда да әлеге академиянең филиалларын булдырырга тели. Аның чыгышыннан соң ирексездән елмаеп куясы килә. Керерсең безнең район башлыкларына алай җиңел генә! Әле кабул итү бүлмәсенә шалтыратып языла башласаң да, ник, нигә дип, җаныңны корыталар. Ә монда бер яшь егет районга килеп үз эшен ачып җибәрмәкче. Ай-һай, чынга ашмаслык әкият кебек!
– Берничә ай инде Татарстан балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә керергә тырышабыз. Без спорт министры Владимир Леоновка да мөрәҗәгать иттек. Ул безнең проектны хуплады. Муниципаль берәмлек башлыкларына, проектка теләктәшлек итүләрен сорап, хатлар да язды. Ләкин без туктап калдык, административ каршылыкка очрадык. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең безне ишетәселәре килми, муниципалитет башлыкларына барыгыз, дип борып җибәрәләр, тик без инде ярты ел һаман языла алмыйбыз. Ничек кенә сәер булса да, Башкортстанда без проектны бер ай эчендә гамәлгә керттек, – ди Рөстәм Исмаилов.

Һәр утырышта эшмәкәрләргә ярдәм итәргә, каршылыклар тудырмаска дип әйтелсә дә, хәл үзгәрешсез кала. Республика буенча сораштыруда катнашкан эшкуарларның 52 проценты бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын билгеләп узган. Әлеге сораштыруда һәр районнан 100 эшкуар катнашкан.

– Әгәр 100 кеше начар дип әйткән икән, димәк, чыннан да моңа җирлек бар. Вазгыять начарайган районнарда урыннарга чыгып карарга кирәк. Очраклы бер тапкыр гына хаталы хәлләр булса, әле ярый. Күпме ярдәм чарасы алынган, нәрсә борчый – һәр территориядә проблемаларга анализ ясасак, үзебезгә дә тыныч булачак. Ничек бар – шулай кабул итегез. Безгә вазгыятьне үзгәртергә кирәк. Агрессивлык белән түгел, ә бизнес кәефен үзгәртә алырлык чишелеш юлларын табарга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
– Татарстан районнарының эшлеклелек климатын тикшерү бизнес активлык һәм бизнес кәефе индекслары белән анализлана. Эшмәкәрләрнең кәефе төшсә, алар активлык күрсәтми, нәрсәдер эшләргә омтылмый дигән сүз. Саннарга күчсәк, 2017 елда кәеф 48 индексы белән бәяләнгән, активлык 48 булган. 2018 елда кәеф индексы – 37, активлык – 43. Болай барса, 2019 елда кәеф индексы – 30, активлык 37 булу көтелә, – дип анализлады рейтинг нәтиҗәләрен Татарстан Президенты каршындагы эшкуарлык хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.

Районнарда эшмәкәрләр белән очрашып, район җитәкчелегеннән ярдәм бармы дип сораша башласаң, беравыздан диярлек: «Бернинди ярдәм кирәкми, маташмасыннар да, тәгәрмәчкә таяк кына тыкмасыннар», – диләр. Күпме генә электрон документ әйләнеше турында сөйләмик, кәгазь боткасыннан да арынып бетеп булмый. Киресенчә, ул тагын да артты гына бугай. Хәзер инде документларны кәгазь һәм электрон вариантта тапшырырга кирәк. Нәкъ шундый очрак турында Рөстәм Миңнеханов үзе дә сөйләде:
– Кичә без берничә районда булдык. Берсендә эшмәкәр «Меркурий» сертификациясе системасы мәсьәләсендә мөрәҗәгать итте. Халыктан сөт җыялар, ә Россельхознадзор инспекторы туктатып, документлар сораган. Эшмәкәр: «Алар хәзер электрон формада», – дигәч, инспектор: «Без берни белмибез», – дип, протокол төзегән. Һичшиксез, бу белемсез, дорфа хезмәткәрне ачыкларга һәм вазифасыннан читләштерергә. Сөйләшергә өйрәнергә кирәк, сөйләшү «мин сезгә штраф сугам» дип башланырга тиеш түгел. Башта ачыкларга, аннары гына, гаепле булса, җәзага. Протокол төзеп күпме вакытын алган, югыйсә телефон аша шалтыратып кына белешәсе бит инде, – диде ул.

Бер бәя булырга тиеш

Кайчандыр зур өметләр баглаган сәнәгать паркларында да әлегә тиешле нәтиҗә күренми. Тикшерүләр Татарстанның индустриаль мәйданчыкларына потенциаль резидентлардан ихтыяҗ беткән дигән нәтиҗәне күрсәткән. Экспертлар фикеренчә, проблема – идарәче компаниягә җир бирү процедурасы катлаулы булуында, республиканың төрле районнарында һәм төрле индустриаль паркларда электр энергиясенә тарифлар аермасында, парк резидентлары тапшырырга тиешле хисапларның күләмле булуында. Киңкүләм инвестицион проектлар махсус икътисади зоналарны сайлыйлар, аларда салым ташламалары каралган.

Эшкуарлык советы экспертлары белән очрашуда резидентлар, эшмәкәрләрне индустриаль мәйданчыкларга җәлеп итү өчен, беренче чиратта, җир бирү процедурасын гадиләштерү кирәклеген әйткәннәр. Проект өчен җирне хәтта дүрт-биш ай көтәргә туры килә икән. Электр энергиясенә түләү буенча да чишеләсе сораулар бар.
– Безнең бер сәнәгать паркыннан ике инвестор – Мари Элга, берсеннән алты инвестор башка төбәкләргә китте. Сәбәбе – бер үк республикада төрле паркларда да тарифлар төрле булуында. Әгәр парк югары көчәнеш буенча тоташтырылган булса, резидент өчен бәясе киловатт өчен 3 сум, түбән көчәнеш буенча булса, киловатт өчен 6 сум, – диде «Развитие» һәм «Түбән Кама» сәнәгать паркы директоры Константин Пучкин.
Проект төркеме вәкилләре, барлык индустриаль паркларда җир участокларын сәүдәләшүләрсез генә бирергә кирәк, дигән фикердә. Константин Пучкин идарәче компанияләргә җирне арендага биреп, аннары муниципалитет белән килештереп, ниндидер резидентка бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Вакыт кыска, кагыйдәләр юк

2018 елның 3 мартында санитар-саклау зоналарын билгеләү буенча кертелгән яңа кагыйдәләр дә предприятие хуҗаларын аптырашта калдырган. Объектлары 2018 елның 15 мартына кадәр кулланышка кертелгән эшмәкәрләргә санитар зоналар проектын эшләү өчен бер ел вакыт бирелгән иде. Әгәр шул вакыт эчендә өлгермәсәләр, Роспотребнадзор предприятие эшен 90 көнгә туктатырга мөмкин. Объектларның күбесе күптән төзелгән, алар тирәсендә еллар дәвамында торак йортлар үсеп чыкканлыгы бөтенләй исәпкә алынмый. Яңа кагыйдәләр буенча, санитар зоналарда торак йортлар булуы, медицина, белем бирү, спорт объектлары эше тыела. Димәк, предприятиеләрне башка урынга күчерергә туры киләчәк!
Яңа кагыйдәләрнең күп кенә нигезләмәләре гамәлдәге СанПиНга да каршы килә, эшмәкәрләр документларның кайсы белән эшләргә кирәклеген аңламый. Проект ясау өчен 350 мең сумнан артык акча да кирәк.

– Проектны 2019 елның 15 мартына кадәр әзерләп бетереп булмый. Кирәкле тикшеренүләр, замерлар ясау өчен бер ел вакыт кирәк – бу әле проектның бер баскычы гына, – диде әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаган «Экотехпроект» ҖЧҖ директоры Илья Горбунов.

Аларның Чувашиядәге бер объект өчен тикшерүләр (замерлар) эшли башлаганнарына ел ярым вакыт үткән. Әле дә тәмамлый алмыйлар, чөнки кайбер анализлар өчен җилнең билгеле бер юнәлештә, билгеле тизлектә исүе дә кирәк. Илья Горбунов срокны 1,5-3 елга кадәр озайтырга кирәк дип саный. Моннан тыш Росприроднадзорда тирә-юньгә начар тәэсир итә торган объектларның исемлеге бар, бәлки шуның нигезендә эшләргә кирәктер дигән фикер дә яңгырады.

Проект төркеме Татарстан Республикасы Президенты исеменнән федераль үзәккә мөрәҗәгать әзерләүне тәкъдим итә. Эшмәкәрләр яңа кагыйдәләр белән ничек эшләүне, авырлыкларга очраган эшмәкәрләргә нәрсә эшләргә кирәклекне ачыклауны, шулай ук кагыйдәләрдәге срокларны озайту үтенечләрен җиткерүне сорыйлар.
Рөстәм Миңнеханов санитар зоналар турында кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итүне хуплады. Ул Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин исеменә хат юлларга вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading