Шәһри Казан

Сабантуйлар әле дәвам итә!

Приморье өлкәсендә яшәүче 100 мең татар-башкорт кешесе өчен быелгы Федераль Сабан туеның Владивостокта узуы зур бәйрәм булды. XII Федераль Сабан туе «Динамо» стадионы һәм Спорт Яр буе мәйданнарында милләттәшләребезне генә җыймаган анысы - әлеге милли бәйрәмебез инде үзенә күрә бар халыкларны берләштерүче, халыклар дуслыгы әләмен күтәргән чарага әйләнеп бара.

Былтыргы Федераль Сабан туе марафонын Владивосток Екатеринбургтан кабул итте. Чара Приморье өлкәсе өчен 16 млн сумга төшсә, Татарстан әлеге бәйрәмгә 50 млн сум бүлеп биргән. Бәйрәм тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге меңнән артык кешелек делегация килгән иде. Иң элек Татарстан Президенты һәм Приморье өлкәсе губернаторы Владимир Миклушевский арасында чаралар планы расланды. Аның нигезендә Татарстан Приморье өлкәсе белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә басым ясаса, Миклушевский исә электрон хөкүмәт тәҗрибәсен үзләрендә куллануны максат итеп куйды. Шулай ук волонтерлык хәрәкәте буенча да килешүләр имзаланды.
Рөстәм Миңнеханов Сабан туе кысаларында Владивостокта беренче мәчет нигезенә таш салуда да катнашты. Республика башлыгы кулыннан салынган әлеге беренче таш «Казан» мәчете салына башлауга беренче адым булып тора. Әлеге мәчет Приморье өлкәсендә яшәүче милләттәшләр өчен күптәнге хыял иде. Рөстәм Нургали улы шулай ук хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләр белән дә күреште.
Федераль Сабан туе сәхнәсендә исә Татарстан Президенты:
- Без тату һәм аңлашып яши беләбез, - диде. - Мин бүген Приморье өлкәсенең менә шушы зур бәйрәмендә катнашуыма шатмын. Монда яшәүче һәм хезмәт итүче халкыбызга, аларның милли мәдәниятне саклап калуда тырышуларына рәхмәтлемен.
Федераль Сабан туе мәйданында баручы уеннар, яңгыр булуга карамастан, туктап тормады. Көрәш батыры исә Татарстан Республикасы Президентыннан тәкә һәм автомобиль ачкычы алды.
Киләсе елда Федераль Сабан туе Төмән өлкәсендә булырга тиеш.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: