16+

Сак булыгыз: грипп килә!

Татарстанда грипп белән авыручылар бармак белән генә санарлык булса да, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясендә авыру эпидемия дәрәҗәсенә якынлашып килә.

Сак булыгыз: грипп килә!

Татарстанда грипп белән авыручылар бармак белән генә санарлык булса да, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясендә авыру эпидемия дәрәҗәсенә якынлашып килә.

«Бу атнада бөтен ил буенча грипп белән авыручылар санының артуы мөмкин, эпидемиянең уртача интенсивлыгы көтелә», – ди Россия Сәламәтлек Саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта  «Интерфакс» хәбәр итә.

Табиблар исә авырудан мөмкин кадәр сакланырга киңәш итәләр. Иң ышанычлы саклану юлы булып гаддәтәгечә, гриппка каршы прививканы атыйлар. Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы. Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Грипп өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч, шуңа да үз белдеклегең белән дәваланырга ярамый. Югары температура күзәтелгәндә, табибны өйгә чакыртырга киңәш ителә. Көннәр салкын тору сәбәпле әлегә грипп вирусына таралырга шартлар булмады, тик  көннәр җылына башлады, безнең республикада да авыручыларның артуы ихтимал. Сүз уңаеннан, Әтнә районының Күәм авылында балалар бакчасы салкын тиеп авыручылар 50 проценттан артып киткәнгә карантинга ябылган иде.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading