16+

«Салават Күпере»ндә тагын бер йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды

255 татарстанлы Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа торакка күчте. Фатир ачкычлары тузган торак, социаль ипотека программасында катнашучыларга, яшь гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, грант алучы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды. Тиздән йортның беренче катында шәхси балалар бакчасы эшли башлаячак. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин сүзләренчә, якын арада...

«Салават Күпере»ндә тагын бер йортның ачкычлары ияләренә  тапшырылды

255 татарстанлы Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа торакка күчте. Фатир ачкычлары тузган торак, социаль ипотека программасында катнашучыларга, яшь гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, грант алучы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды. Тиздән йортның беренче катында шәхси балалар бакчасы эшли башлаячак. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин сүзләренчә, якын арада...

255 татарстанлы Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа торакка күчте. Фатир ачкычлары тузган торак, социаль ипотека программасында катнашучыларга, яшь гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, грант алучы медицина хезмәткәрләренә тапшырылды. Тиздән йортның беренче катында шәхси балалар бакчасы эшли башлаячак.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин сүзләренчә, якын арада әлеге йорт каршында тагын 425 гаиләгә исәпләнгән йорт тапшырылуга әзерләнә. Аңа социаль ипотека программасы буенча 191 гаилә, тузган торактан 214 гаилә, 18 табиб, бер күп балалы гаилә һәм сугыш ветераны күчәчәк.

Яңа микрорайон халкы белән шушы көннәрдә Казан мэры Илсур Метшин да очрашты. Ул алар белән «Салават күпере»ндә яшәүне уңайлы итү буенча фикер алышты. Халыкның район үсеше һәм төзекләндерелүе буенча тәкъдимнәрен тыңлады, дип яза мэрия сайты. Биредә яшәүчеләрнең үтенечләрен мэр үтәлү вакыты күрсәтелгән исемлеккә җыярга кушты. Очрашуга утызга якын кеше килгән. 11нче йортта яшәүче Алена Шәмсиева сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләр өчен мөһим сорауларның берсе булып урам-юл яктыртылуы тора.

- Бик караңгы. Балалар Залесныйдан, Осиноводан мәктәптән икенче сменадан соң кайталар. Кул сузымында кеше күренми, - дип сөйләде ул Илсур Метшинга.
- Заказчы һәм подрядчыларның, эшләрен тәмамлап, безгә документларны тапшыруларын көтәбез. Бу - вакытлы хәл, - дип белдерде Казан мэры. Шулай да, шәһәр башлыгы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка бу сорау чишелешен тизләтергә йөкләде.
Алена Шәмсиева җәмәгать транспорты йөреше буенча да тәкъдимнәр әйтте.
- Бердәнбер маршрут автобуслары шыплап тула. Без Юдино юнәлешендә транспорт җибәрүне сорыйбыз. Балалар сырхауханәсе дә юк, әни кешеләргә Залесныйга кадәр барып, анда икенче автобуска күчеп утырырга туры килә. Шулай итеп кенә без тар белгечләр кабул итә торган балалар сырхауханәсенә барып җитә алабыз. 13нче кварталда педиатр бүлмәсен ачу вәгъдә ителгән иде, ләкин үзгәреш юк, - диде ул шәһәр башлыгына.

Күпчелек кеше биредә мәктәп булмаганга, балалар бакчалары тулы булу аркасында күчми торалар икән. Мэр аларга, мәктәп 1 сентябрьгә әзер булачак, дип вәгъдә итте. Һәрберсе 260 урынга исәпләнгән 133 һәм 134нче балалар бакчаларында урыннар калмау сәбәпле, тагын бер балалар бакчасы төзү турында сорау карала.
Мэрга пенсионер Равия Нәфикова да мөрәҗәгать итте. Ул бирегә оныкларын күрергә килеп йөри. «Кибет бар, ә менә якын-тирәдә бер генә даруханә дә юк», - диде ул.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, район хакимияте даими рәвештә бизнес-берләшмәләр белән очрашып тора, эшмәкәрләр даруханә ачарга вәгъдә итәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading