16+

Салым түлә дә тынычлап йокла

3 декабрьгә кадәр барлык салымнарны да түләп бетерергә кирәк, ди Татарстанның Федераль салым хезмәте идарәсе.

3 декабрьгә кадәр барлык салымнарны да түләп бетерергә кирәк, ди Татарстанның Федераль салым хезмәте идарәсе.

 Транспорт, җир налогларыннан тыш, салым салына торган милек булып торак йорт, фатир, гараж, машина кую урыны һәм башка объектлар да санала. Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре, электрон дәүләт порталы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә.

Советлар Союзы Геройларына, Россия геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга, инвалидларга, инвалид балалары, опекунлыкка сабый алган әти-әниләр өчен салым түләүдә ташламалар каралган.

Пенсия реформасынна соң, пенсионерларга ташламалар сакланамы дип кызыксынучылар күп булды. III чакырылыш Казан шәһәре Думасының сессиясендә моңа ачыклык кертелде кебек. 2019 елның 1 гыйнварыннан 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьләре тулган ир-атларга алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар карала, дигән карар кабул ителде.

Салым түләгәндә истә тотарга кирәкле киңәшләр:

- салым түләргә киркәлеген искәрткән белдерүнең почта аша килгәнен көтеп тормаска кирәк, ул бөтенләй килмәскә мөмкн. Әмма, бу кеше салымнан азат ителә дигән сүз түгел. Федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетын булдырган кешеләргә салым түләү турында белдерүләр электрон формада гына җибәрелә. Салым турындагы мәгълүматны федераль салым хезмте сайтыннан да тикшерергә була.

- һәркем үзе өчен үзе салымны үзе түләргә тиеш. Хатын өчен ирнең банк картасы белән салым түләргә киңәш ителми. Салым хатынның милке өчен килсә дә, карта ир исемендә булгач, салымны ире түләгән кебек исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading