16+

Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла

Салымны түләргә санаулы көннәр калып бара. 2 декабрь – соңгы срок. Милек өчен салым түләү тәртипләре турында Татарстан салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова белән сөйләштек.

Салымны түләргә санаулы көннәр калып бара. 2 декабрь – соңгы срок. Милек өчен салым түләү тәртипләре турында Татарстан салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова белән сөйләштек.

– Салым түләргә кирәклеген искәрткән белдерүләр бөтен кешегә дә җибәрелдеме инде?
– Әйе, транспорт, милек,җиргә салым турындагы белдерү кәгазьләре кешеләргә инде октябрь аенда ук таратылды. Татарстанда 1 миллион 600 меңнән артык кешегә бу хакта мәгълүмат конвертлар белән почта әрҗәләренә килде. 600 меңнән артык кешегә белдерү Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетына электрон формада җибәрелде.

– Әгәр кеше бу конвертны алмаган булса нишләргә?
– Әгәр дә салым суммасы 100 сумнан азрак икән, салым түләргә кирәклеге турында белдерү җибәрелми. Салым суммасы 100 сумнан артканнан соң гына белдерү киләчәк. Йә өч еллык салымны бергә җыеп түләргә кирәк булачак. Салым турында мәгълүматны салым инспекциясе сайтындагы шәхси кабинетта күзәтеп барырга була, шулай ук теркәлү урыны буенча салым инспекциясе белгечләренә, йә күп функцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Быелдан салым түләү өлкәсенә нинди үзгәрешләр керде? Халык конверт эчендә квитанция килмәде, дип аптырый.
– Быелдан салым турында кисәтү формасы үзгәрде. Хәзер белдерүдә салымны бюджет системасына күчерү өчен кирәкле реквизитлар гына күрсәтелә. Әйе, конверт эченә квитанцияләр салынмады. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен белдерүдә  Qr-код, штрих-код, УИН (начислениеләрнең уникаль идентификаторы)  башка кирәкле мәгълүмат бар.

– Квитанция булмагач, салымны ничек түләргә соң?
– Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре,  «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы,дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары, “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә.Салымны түләгәннән соң түләү турында чек һәм квитанция бирелә.

– Салымны вакытында түләмәсәң, нинди җәза каралган?
– Беренчесе, Россия салым кодексының 75нче маддәсе нигезендә  түләнмәгән салым өчен пени өстәлә. Икенчесе, салым түләү вакыты узганнан соң, кимендә биш көн эчендә салым органнарыннан кисәтү килә. Ул очракта салым түләнмәсә бурычны суд аша кайтарачаклар.  Суд приставлары кешенең милкен,банктагы исәп счетларын, керемен барлаячак. Бурычлы кешене чит илгә чыгу хокукыннан да чикләргә мөмкиннәр. Моннан тыш бурычның 7 проценты күләмендә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган  җыелма сумманы түләргә туры киләчәк. Әгәр дә бурыч суммасы 25 мең сумнан артмый икән, салым инспекциясенең ул акчаны кешенең хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, стипендиясеннән тотып калырга да хакы бар. Шуңа да кешеләр бу мәсьәләгә җитди карасыннар һәм салымнарын 2 декабрьгә кадәр түләп бетерсеннәр, дип искәртәсем килә.
   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading