16+

Сау бул, футбол! Исән калган җанатарлар, тагын кунакка килегез!

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Бу бер кеше өчен дә сер түгел. Дөньяның кемнәре генә килмәде безгә. Немецлар, поляклар, кореялылар, французлар, австриялеләр, колумбиялеләр, аргентина кунаклары һәм тагын 6 июль көнне – Казанда узган дөнья чемпионатының соңгы уенында Бразилия һәм Бельгия уенчыларын каршы алдык.

Сау бул, футбол! Исән калган җанатарлар, тагын кунакка килегез!

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты узды. Бу бер кеше өчен дә сер түгел. Дөньяның кемнәре генә килмәде безгә. Немецлар, поляклар, кореялылар, французлар, австриялеләр, колумбиялеләр, аргентина кунаклары һәм тагын 6 июль көнне – Казанда узган дөнья чемпионатының соңгы уенында Бразилия һәм Бельгия уенчыларын каршы алдык.

Казан футбол белән яшәде, футбол рухын сулады, футбол дип гөр килде. Хәер, спортка катнашы булмаган минем кебек кешеләргә әллә бара бу чемпионат, әллә юк дип уйлый идем. Чыннан да бит инде, чемпионат уеннарын карарга дип билетлар сатып алмаган булсаң, Казансу ярындагы гаилә үзәге янына фан үзәккә бармасаң йә һич югы өеңдә телевизор кабызмасаң, каян беләсең ди шәһәр үзәгендә, шәһәр стадионнарында ни булганын. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк тә яшәсәң, бөтенләй дә белеп булмый бездә дөнья масштабындагы вакыйга барганын. Кунакларны каршыларга аэропорт, вокзалларга йөрмибез, гадәттәгечә, эшкә барабыз, эштән кайтабыз. Әнә күрше подъезддагы гаилә алай гына тыныч булырга теләмәде тагын, ирле-хатынлы һәм футбол сөюче уллары – өчесенә өч матчны карарга дип, 75 меңгә билетларны өч ай алдан ук сатып алып куйды. Яңа сервант алырга дип җыйган акчаларын бер тамчы да кызганмаганнар, ничек инде дөнья тикле дөнья теленә безнең Казан кергән вакытта, тыныч кына яшәп, «Казан-Арена» стадионында барган грандиоз тамаша-уеннардан читтә калмак кирәк. Һич тә дөрес булмаячак. Ә мин исә нәрсә дип тә карарга белмәдем аларның бу адымнарына. Өйдә телевизордан карау белән бер түгелдер инде стадионнарда утыруы, әмма шулай да анда да арттарак рәтләрдән әллә ни күренмидер. Җитмәсә, чит илләрдән килгән җанатарларның кычкырулары, быргы өрдереп, аяклары белән дөбер-дөбер китерүләренә йөрәге ныклар гына чыдыйдыр. Әнә бит «Казан-Арена» янында яшәүчеләр матчлар булган төннәрдә һич йоклап булмады диләр, уеннардан соң таралышмыйча таң атканчы гимннар җырлап, көлеп, елап йөргәч футбол яратучылар. Аларга чыгып бармак яный алмыйсың, әлбәттә, дөньякүләм вакыйга бит. Алай да «Казан-Арена»га якын яшәүчеләрнең байтагы җаен тапкан, үзләренең фатирларыннан вакытлыча йә туганнарына, йә дачаларына, йә авылларга китеп торып, торакларын арендага биргәннәр. Матч көннәрендә мондый фатирларның тәүлеге 40 мең торган. Әйбәт бит Казанда узган алты матчка фатирыңны биреп торасың да кимендә 240 мең акча эшлисең, гадәттә җанатарлар бер көнгә генә килми, ике тәүлеккә арендага алалар, димәк, алты матчтан 480 мең акча эшләргә була. Чит ил кешеләренең акча күп, алардан да бит хәлле кешеләр килә, гади кешеләр футбол өчен генә чит илгә оча алмый инде. Фатирларны да берничә гаилә берләшеп арендага алалар. Өч гаиләгә бүлсәң, тәүлегенә 40 мең күп түгел инде. Әлбәттә, алар күзлегеннән караганда. Ни өчен фатирларга керәләр, кунакханәләр дә бар бит дип аптырыйсы юк. Кунакханәләрдә урыннарны чак-чак кына җиткерделәр. Матч саен бер Казаныбызга гына да 22-25 меңләп җанатар килде.
Аэропортларның нинди режимда эшләгәнен күз алдына да китереп булмый. Шулай ук тимер юл һәм Мәскәү арасындагы такси, автобуслар да бар көченә эшләде. Гомумән алганда, чит илдән килүчеләр бик канәгать киткән Казаннан. Моны үзләре дә, чемпионатны оештыручылар да, кунакларга ярдәм итеп йөрүче волонтер яшьләребез дә еш кабатлый. Шәһәрләребезнең чиста, төзек булуына да бик соклана чит илдән килүчеләр. Россиядә бар нәрсәнең бик очсыз булуына да шаккаталар икән. Ираннан килгән җанатар Тәбриз белән аралашырга туры килде. Ул без журналистлар кайнаган пресс-үзәккә килгән иде. «Ашау да, киемнәр дә, транспортта йөрү дә шулкадәр очсыз сездә. Без сездә 10 долларга туйганчы ашыйбыз. Ә Европаның башка дәүләтләренә барсаң, анда бит бер тапкыр метрода йөрү генә дә – 20-30 доллар, ашау турында әйтмим дә инде», – ди. Бай икән Россия халкы дип, ул мине таң калдырды. Менә бит, Футбол буенча дөнья чемпионаты булмаса, каян белер идем әле үзебезнең шулкадәр бай икәнне һәм халкыбызның рәхәттә яшәгәнен. Тәбризгә җавап итеп, күрше тавыгы күркә булып күренә инде ул дигән идем, аңламады. Артык аңлатып та тормадым. Гел зарланасы да килми. Бәлки чыннан да бездәге тормыш алай ук начар түгелдер...

Сүз башымда, чемпионат әллә бар иде минем өчен, әллә юк иде, дип язган идем. Бу «Татмедиа»ның чемпионатка багышланган пресс-үзәге үз эшен башлап җибәреп, безне дә футболга тарта башлаганчы гына шулай булды. Эш аркасында футбол дөньясының бер ягын күрә алдым. Пресс-үзәккә бару өчен шәһәрнең үзәк урамнары аша узарга кирәк. Бауман, Петербург урамы... Чемпионат ярышлары узган көннәрдә монда шаккатарлык икән, җәмәгать. Бу җирләрдә йөргәндә, үзеңне кайда кайда, ләкин Казанда дип уйламыйсың инде. Тирә-юньдә чит ил кешеләре тулган, нинди генә телләрдә сөйләшмиләр. Без аларга сәерсенеп, кызыксынып, тикшереп караган кебек үк, алар да безгә шулай карый. Алар өчен без дә бит чит ил кешеләре.
Иран белән Испания арасындагы матч булган көнне төш вакытларында Петербург урамында ахырзаман диярсең. Бер яктан үз телләрендә иранлылар нәрсәдер кычкыра, икенче яктан испанлылар бирешергә теләми. Битләрен үз флагларының төсләренә буяганнар. Кайный дөнья. Тавыш... Казанлылар туктап-туктап боларның шулай «ярышканнарын» карый. Бәласеннән башаяк дип, тизрәк узып киттем бу урыннарны. Ә менә Бельгия һәм Бразилия ярышы булган көнне хәлләр башка төрлерәк иде үзәк урамнарыбызда. Бельгиялеләр тыныч кына шәһәр күзәтеп йөриләр. Үзләре бик нык киеренке хәлдә булсалар да, хисләрен тышка чыгармыйлар. Телевизордан күп еллар барган сериалларны карап, бразилиялеләрне кызу канлы халык дип уйлый идем. Әллә бельгиялеләрнең холкы аларга да ничектер тәэсир иткән, урам тутырып кычкырышып, быргы өреп йөрүчеләрне күрмәдем. Бер-берсенә кырын карап йөреп, сер бирмәде бу ике төрле халык. Бразилиядән килүчеләр ап-ак тәнле, зәңгәр күзле Бельгия халкыннан бик аерыла иде, әлбәттә. Өстәвенә бразилиялеләр зур гәүдәле озын буйлылар. Чәчләре дә, күзләре дә кап-кара. Җанатарлардан күчкән тыныч атмосфера тирә-якта да ниндидер тынлык урнаштырган иде. Кайсыгыз җиңәр инде дип көрсенеп куйдым да юлымны дәвам иттем. Ә кичке уенда «Казан-Арена»ның чирәме Бельгия өчен хәерһаклы булды. Икегә бер исәбе белән, алар Бразилияне җиңде.

Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты тәмам. Үзләре өчен Россияне күп яклап ача алган чит ил кешеләре гомерләренә җитәрлек истәлек, хис-кичерешләр алып китә. Безнең урамнарда аюлар да йөрми икән, кешеләр дә бик күркәм. Кыскасы, Россияне гадәттә Мәскүдән артык узып белмәгән дөньяның төрле халыклары чемпионатта 11 шәһәрне: Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Волгоград, Казан, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Екатеринбургны күреп шактый гына кызык ачыш ясагандыр. Россияне тирәннән белә алдылар чит ил туристлары. Сездә калам диючеләре дә шактый булган араларында. Ә Европа илләреннән киткән вакытта аларга хәтта васыятьнамә язарга да кушканнар икән. Янәсе, Россиядә шулкадәр кыргый, явыз кешеләр яши, исән-сау әйләнеп кайтуыгыз икеле дип. Юк инде, без дә дөньяның башка илләрендә яшәүчеләрдән әллә ни аерылмыйбыз – кайсыдыр якларыбыз яхшырактыр, кайсыдыр якларыбыз начаррактыр бәлки. Аллаһ яраткан шул ук кешеләр инде без. Шуны да телисе килә, киләчәктә чит илләрдән кемнәрдер килә дип кенә түгел, ә үзебезнең халык матурлыкта, чисталыкта яшәсен дип тә тырышсыннар иде. Кемгәдер күрсәтер өчен генә түгел, ә үзең өчен дә матур итеп яшәргә мөмкин бит.

Айсылу ИМАМИЕВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading